Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2020, 11:34

Илсур Метшин: «Без 66 мәктәп ашханәсенә капиталь ремонт ясадык һәм, һичшиксез, бу эшне дәвам итәчәкбез»

Яңа уку елына әзерлек вакытында ашханәләр өчен җиһазлар, савыт-саба һәм мебель өчен 30 млн. сумга якын акча тотылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Ксения Швецова). Яңа уку елына әзерләнгәндә Казан мәктәпләрендә ашханәләрне ремонтлау һәм җиһазлау эше дәвам итте. Җиһаз сатып алуга тотылган гомуми сумма якынча 30 млн сум тәшкил иткән. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә билгеләп үткәнчә, киләчәктә мәктәп өстәлләрен яңарту эше дәвам итәчәк.

«166 ашханәнең 66-сына капиталь ремонт ясадык. Әлбәттә, яңартуга мохтаҗ ашханәләр дә бар әле, әмма иң күренеп торган мәсьәләләрне хәл итә алдык, – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Биналарга ремонт ясау гына түгел, яңа җиһазлар, савыт-саба, мебель дә сатып алынды. Һәм без бу эшне һичшиксез дәвам итәчәкбез».

Агымдагы уку елына департамент 76 мәктәп өчен 16 млн сумлык технологик һәм суыткыч җиһазлар сатып алган, дип хәбәр итте азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина. Моннан тыш, Казан мәктәпләренә WorldSkills - 2019 чемпионат мирасын бүлү кысаларында гомуми суммасы 5,2 млн сумга 550 берәмлек инвентарь һәм җиһаз тапшырылган. Савыт-саба һәм өстәл приборлары сатып алуга 9,3 млн сум җибәрелгән.

Шулай ук эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә мәктәпләр өчен өстәмә рәвештә 143 бактерицид лампа, шәхси саклану чаралары, юу чаралары, 3,4 млн сумлык хуҗалык товарлары сатып алынган.

«Бер үк вакытта туклану департаментының структур бүлекчәләрен әзерләү эшләре дә барды: без комплектация һәм азык-төлек төяү һәм бушату зоналарын арттырдык һәм җылыттык, өстәмә биш автотранспорт берәмлеге сатып алдык, су фильтрациясенең яңа станциясен урнаштырдык», – дип сөйләде Р.Мөхәммәтшина. Аның сүзләренчә, WorldSkills - 2019 чемпионатыннан соң департаментка күчкән җиһазлар зур ярдәм булды, аның гомуми бәясе 55 млн сум тәшкил итә.

«Бу эш өчен департаментка аерым рәхмәт сүзләре. Ашханәләрне ремонтлау һәм җиһазлау өчен сез үз өстегезгә өстәмә кредит йөкләмәсен алдыгыз һәм моны хәл итәсез, – дип өстәде шәһәр башлыгы. – Быелгы барлык кыенлыкларга да карамастан, уку елы башына куелган уртак тырышлык нәтиҗәсендә мәктәп туклануын оештыру бурычы хәл ителде».

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Казанда 36 ашханә-азык-төлек блогы капиталь төзекләндерелде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.11.20
Видеорепортаж
23.11.2020 10:53
Казан мәктәп ашханәләре җиһазлар белән 30 миллион сумга яңартылган
Барлык яңалыклар