В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутатларын 14 сентябрьдә сайлаячаклар
Бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлаулар 14 сентябрьдә узачак. Участокларда тавыш бирү Татарстан рәисен сайлаулар белән берлектә барачак. Мондый карар бүген Казан Ратушасының XXXIX сессиясендә кабул ителде.
«Закон тарафыннан барлык дәрәҗәдәге сайлаулар уздыру өчен бердәм тавыш бирү көне билгеләнгән – сентябрьнең икенче якшәмбесе, ул быел 14 санга туры килә. Сезгә билгеле булганча, 11 июньдә ТР Дәүләт Советы тарафыннан 14 сентябрьгә сайлаулар билгеләү турында карар кабул ителде. Шул рәвешле, муниципаль сайлаулар Татарстан рәисен сайлау белән бер үк вакытта узачак», – дип белдерде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутатларын киләсе сайлаулар катнаш сайлау системасы буенча оештырыла. Кандидатларның яртысы бермандатлы сайлау округлары буенча, ә икенчесе теркәлгән сәяси партияләр исемлекләре буенча сайланачак.
Сайлау кампаниясен оештыру һәм уздыру шәһәргә аерым җаваплылык йөкли, дип билгеләде Илсур Метшин. Ул әлеге мәсьәләне хәл итү өчен шәһәрнең барлык хезмәтләренә эшкә керешергә өндәде.
«Сайлауларның законлылыгы һәм барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен аерым җаваплылык муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясенә йөкләнә», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.