Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2018, 12:37

Илсур Метшин: "Капиталь төзекләндерү эшләренә комплекслы якын килү яңа Казанны төзи"

"Акыллы" домофон, "антиспам" ящиклар һәм кечкенә батареялар өчен контейнерлар - боларның барысы да Мәскәү районының гади "хрущевкасында" капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә барлыкка килде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь, Ксения Швецова). Мәскәү районының Декабристлар ур., 100-нче йортында капиталь төзекләндерү барышында йортта яшәүчеләр өчен ишекне үзе ача һәм кунаклар хакында фатир хуҗасына телефон аша хәбәр итә торган акыллы домофон, квест формасында ясалган "иртәгәге көн" чүп мәйданчыгы һәм башка заманча технологияләр кулланылды. Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде. Ул капиталь төзекләндерү эшләренә заманча якын килүне бәяләде һәм биредә яшәүчеләрне яңартылган йорт һәм ишегалдын сакларга чакырды.

"Акыллы домофон" йортта яшәүчеләр өчен ишекне үзе ача, кунаклар хакында фатир хуҗасына телефон аша хәбәр итә һәм үзе ашыгыч ярдәм чакыра

1965 елда төзелгән һшм бер тапкыр да төзеуләндерелмәгән 5 катлы йорт күптән төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Биредә яшәүчеләр инициативасы белән йорт агымдагы елга капиталь төзекләндерү программасына кертелде. Аның кысаларында объектка 16,5 млн сумнан артык акча бүленде. Подрядчы оешма - "РСС инжиниринг" ҖЧҖ, субподрядчы –"Эталон" ҖЧҖ.

Капремонт барышында беренче тапкыр заманча технологияләр кулланылды. Мәсәлән, "акыллы домофон". Йортта яшәүчеләр телефоннарына махсус кушымта урнаштырып, аларга кем килгәне хакында һәрвакыт белеп тора алачак. "Күз алдыгызга китерегез: кешегә кунак килде, ул домофонга шалтырата, шул ук вакытта телефонга шалтырату килә һәм, тәүлек буе язылып барыла торган видеодан кем килгәнне белеп була", - дип аңлатты Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов. "Тәүлек буе видеокүзәтү бара. Хәзер без моны "Куркынычсыз шәһәргә" кушарга планлаштырабыз", - диде "Мәскәү районы ТКХ Идарә итүче компаниясе" ҖЧҖ директоры Олег Калимов.

Домофон эшли ала торган әйберләр моның белән генә чикләнми. Аның ярдәмендә махсус хезмәтләр чакыртып була. Шулай ук ишекләрне ачкыч кесәдә булып та ачып була - ишеккә якын килү белән Bluetooth аркылы ишекләр ачыла. Яңа технологияләрне биредә яшәүчеләр югары бәяләде. Яшәүченең коммуналь түләүләр өчен бурычлары булса, ишек ачканда, бу хакта хәбәр ишетеләчәк. Аны тыңлап бетермичә, өйгә кереп булмый. Домофоннан файдалану айга 75 сумга төшә, контактсыз ачкычлар - 14 сум.

Подъездларда капремонт барышында махсус "антиспам" ящиклар куелган. Алардан махсус ачкыч булган кеше якынаю белән алар ачыла, ерагайгач - ябыла. Яшәүчеләрдән кала, аларны почта хезмәткәре генә ача ала.

"Без биредә сыйфат кына түгел, башка атмосфера, башка Казан күрәбез. Бу үрнәк йорт, мондый матурлык бөтен җирдә дә булмый", - диде И.Метшин.

Биредә яшәүчеләр шәһәр башлыгына рәхмәтләрен белдерделәр. И.Метшин төзекләндерү нәтиҗәләренә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген ассызыклады. "Хәзер төзекләндерү нәтиҗәләренә сакчыл мөнәсәбәттә булыгыз. Ел саен мондый ремонт ясый алмыйбыз. Шуңа күрә саклагыз", - диде шәһәр башлыгы.

"Иртәгәге көн" чүп мәйданчыгы: чүпне аер һәм үзәккә эләк

Йорт территориясен төзекләндерү эшләренә 2 млн сумнан артык бүленде, асфальт түшәмәсен алмаштыру эшләренә 15 млн сумнан артык китте. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комтеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренчә, 7 мең квадрат метр асфальт алмаштырылган.

Биредә шулай ук чүпне аерып җыю өчен заманча мәйданчыклар барлыкка килде. "Мәйданчык квест формасында эшләнгән. Гадәти контейнарлар урынына мишеньнар куелган, аларга эләгергә кирәк", - дип аңлатты О.Калимов.

Мэр чүп мәйданчыкларына шундый заманча карашны бәяләде. "Эш нәтиҗәләре искиткеч. Элек төзекләндерелгән йортка шатланган булсак, хәзер ишегалды да тәртипкә китерелде. Плюс чүп мәйданчыгы. Иң мөһиме кешеләр күрә, - диде И.Метшин. - Иске район булса да, хәзер ул иске булып тоелмый. Бу яңадан туу".

ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов катнашкан күчмә киңәшмә азагында шәһәр башлыгы чүп мәйданчыклары кертү тәҗрибәсен өйрәнергә һәм башка районнарга кертү мөмкинлеген карарга кушты.
Фоторепортаж
И.Метшин Декабристлар ур., 100-нче йортның капиталь төзекләндерелгән ишегалдын карап чыкты
Видеорепортаж
11.09.2018 12:57
И.Метшин Декабристлар ур., 100-нче йортның капиталь төзекләндерелгән ишегалдын карап чыкты
Барлык яңалыклар