Фото: Денис Гордийко
Казан мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә предприятие һәм идарә тармаклары җитәкчеләрен түбәләрне кардан канәгатьләнерлек чистартмаган өчен тәнкыйтьләде. Шәһәр башлыгы шәхси җаваплылык турында кисәтте һәм Административ-техник инспекция идарәсенә тикшерүне көчәйтергә кушты.
Илсур Метшин белдергәнчә, хәзерге вакытта кар күп яуганнан соң түбәләрне чистарту «төп бурыч» булып кала. Бина түбәләренең торышы җитди куркыныч тудыра. Соңгы атна эчендә шәһәрдә кар авырлыгы астында корылмаларның ишелү очраклары барлыкка килде. Температура уйнавы карны авырайттырды, бу түбәләргә өстәмә йөкләнеш тудыра.
«Әгәр юллардан кар чистартып, ишегалларындагы кар турында онытсалар, түбәләрдә кар күләме чиксез артачак. Поликлиникада, мәктәптә түбәләр ишелү очраклары булды. Бу һәр җитәкченең шәхси җаваплылыгы: әгәр сез проблеманы үз көчегез белән хәл итә алмыйсыз икән, бу хакта кичекмәстән идарәгә хәбәр итәргә тиешсез, – дип ассызыклады Илсур Метшин, – бу уртак бурыч, аны барыбыз бергә хәл итәргә тиеш. Сәнәгать альпинистлары җитми дигән сәбәпләр кабул ителми».
Казан Мэры район башлыкларына һәм идарә башлыкларына барлык ресурсларны мобилизацияләүне таләп итеп мөрәҗәгать итте. «Мондый һәр очрак билгеле җитәкченең һөнәри сәләтсезлеге буларак каралачак. Без юлларны җыештырырга өйрәндек, хәзер түбәләрне тәртипкә китерергә тиешбез. Район башлыклары һәм идарә башлыклары, җыелыгыз!» – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Йөкләмәнең үтәлешен тикшереп тору Административ-техник инспекция идарәсенә йөкләнгән. Инспекторлар кардан һәм боздан чистартылмаган куркыныч участокларны ачыклау өчен шәһәр объектларына даими рейдлар үткәрәчәк.