В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Масштаблы халыкара форум эшендә 70 чит ил делегациясе, 26 чит ил илчесе катнашты.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Россия – Ислам дөньясы» саммиты элеккечә үк күп дәүләтләр белән дус булуыбызны һәм безне дөньядан аерып булмауны күрсәтте. Саммит мәйданчыкларында партнерлык килешүләре төзелде һәм яңа шартларда ничек эшләп булу турында фикер алышынды. Казан саммиты илебезнең агымдагы вәзгыятьтә кемгә исәп тота алуын күрсәтте», – дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин ТР башкаласы Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында.
Халыкара икътисади саммит 19 нчы майдан 22 нче майга кадәр «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.
Исегезгә төшерәбез, 19 нчы майда саммитны ачу кысаларында пленар утырыш узды. 20 нче майда Казанда җәмигъ мәчете төзелеше башлану уңаеннан истәлекле таш кую тантанасы булды.