Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.12.2023, 19:39

Илсур Метшин – Казан педагогларына: «Сез – мәгариф өлкәсендә республикада, Идел буенда гына түгел, бөтен ил буенча әйдәп баручылар»

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Педагог һәм остаз елына йомгак ясалды – беренче тапкыр «Казанның мәгариф системасының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгеләре тапшырылды

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь, Диана Жиленкова). Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Педагог һәм остаз елына йомгак ясалды. Концерт залы 1,1 меңгә якын мәгариф хезмәткәрен – мәктәп һәм балалар бакчаларында эшләүчеләрне, шулай ук балаларга өстәмә белем бирүчеләрне җыйды. Беренче тапкыр «Казанның мәгариф системасының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгеләре тапшырылды. Тармак профессионалларын Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм республика башкаласы Мэры Илсур Метшин котлады.

«Безнең һәркайсыбыз кайчандыр мәктәптә укучы иде, һәм элеккечә тормышыбызда укучылар булып калабыз. Остаз, педагог – укытучыга караганда зуррак исемнәр. Без илдә, һәр төбәктә һәм шәһәребездә укытучылыкка, мәгарифкә бәйле булган һәркемгә хөрмәт һәм игътибар күрсәтергә тырыштык. Мин сезнең белән чын күңелдән горурланам, бездә иң яхшы директорлар корпусы. Сез – мәгариф өлкәсендә республикада, Идел буенда гына түгел, бөтен ил буенча әйдәп баручылар. Укытучыларыбызның һәм сез тәрбияләгән балаларыбызның уңышлары белән горурланабыз», – дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга шәһәр башлыгы.

Аның сүзләренчә, шәһәр бюджетының 70% ын аерым игътибар бирелә торган социаль блок биләп тора. «Гел мәктәпләрне күбрәк төзисе килә. Россия Президентына, Татарстан Рәисенә рәхмәт: Россия Федерациясе субъектлары башкалалары арасында без – социаль объектлар саны буенча лидерлар. Бу диварлар артында шәһәрнең, республиканың, илнең иртәгесе көне туачагын аңлап, моңа игътибар итәргә тырышабыз. Нинди шартларда эшләвегез бик мөһим», - диде Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда 278 социаль учреждение ремонтланган, шул исәптән 16 мәктәп, җиде балалар бакчасы, яңа «Ышаныч» үзәкләре өчен алты бина һәм башка объектлар капиталь яңартылган. Белем көнендә берьюлы алты мең укучыга дүрт яңа мәктәп ачылды, бу чираттагы шәһәр рекорды булды.

«Эшләнмәгән әйберләрнең күләме һәрвакытта да башкарылганга караганда күбрәк. Без ремонтлыйбыз, Татарстан Рәисенә рәхмәт, Рөстәм Нургали улы моңа үз игътибарын юнәлтә. 174 мәктәпкәчә балалар учреждениесен, балалар бакчаларын ремонтларга кирәк. 35 тән 54 кә кадәр мәктәпкә ремонт таләп ителә. Башкарган эшләргә карап, боларын да башкарып чыгачагыбызга ышаныч уяна», – дип ышандырды Мэр һәм педагогларны бүләкләүгә кереште.

«Казанның мәгариф системасының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән Идел буе районының мәктәптән тыш эш үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Мария Златоусова, Авиатөзелеш районының 60 нчы мәктәп директоры урынбасары Рамил Гобәйдуллин, Совет районының 141 нче гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Виктор Кочемасов, Вахитов районының 41 нче мәктәбе директоры Лилия Корбанова, Яңа Савин районының 3 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Сергей Литинский, Киров районының 153 нче мәктәп директоры урынбасары Галина Сафина, Мәскәү районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән татар-рус мәктәбе директоры Жанетта Соркина һәм Совет районының 261 нче номерлы балалар бакчасы директоры Тәнзилә Сөнгатуллина бүләкләнде.

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Мәгариф идарәсенең оештыру-кадрлар бүлеге баш белгече Лилия Муталапова бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем Вахитов районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18 нче мәктәп директоры Рина Бәдриевага һәм Идел буе районының 22 нче балалар музыка мәктәбе директоры Илгиз Габдрахмановка бирелде.

«Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» билгесе белән Совет районының 47 нче мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Равия Бакирова һәм Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илмира Уразова бүләкләнде.

Казанның Мактау грамотасын Мәскәү районының катнаш төрдәге 107 нче балалар бакчасы мөдире Елена Буслаевага, Мәскәү районының Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия директоры Зөммарат Нәгыймовага һәм Яңа Савин районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 71 нче татар-рус мәктәбе директоры Талия Шакировага тапшырдылар.

Яңа Савин районы 12 нче балалар сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Лилия Шәрәфетдинова һәм Идел буе районы катнаш төрдәге 382 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Гөлнара Шакирова Мэрның Рәхмәте белән бүләкләнделәр.

«Казан мәгарифе командасы – 2023» конкурсында җиңүчеләрне дә билгеләп үттеләр. Шәһәр башлыгы «Яңа Савин районы мәгариф үзәге»нең 179 нчы гимназиясе директоры Эльвира Наумованы, Мәскәү районының «Шарм» сәнгать үзәге директоры Максим Скалозубовны һәм Киров районының 7 нче балалар бакчасы мөдире Алсу Биктованы котлады.

Педагогларга берничә бүләкне Илсур Һадиуллин тапшырды. «Бүген биредә укытучылар, педагоглар, остазлар җыелды, алар безнең мәгариф системасында күп еллар белем бирәләр, балаларыбызны тәрбиялиләр. Башкала мәгарифендә казанышлар күп. Аларны катнаштырмыйча республиканың мәгариф системасы нәтиҗәләре турында сөйләп булмый. Олимпиадалар, БДИ, төп дәүләт имтиханы, башка һөнәри конкурслар һәм җиңүләр – укытучыларыбыз һәм тәрбиячеләребезнең хезмәте. Казанның мәгариф системасына зур өметләр баглана», - диде министр.

Әйтик, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Киров районының 15 нче татар гимназиясе директоры Фәнит Харисов бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем Совет районының татар телендә белем бирүче 149 нчы лицейның туган тел һәм әдәбият укытучысы Рәзинә Кәлимуллинага һәм Мәскәү районының Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Нәсибуллинага бирелде.

Россия Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» билгесе белән Совет районының 110 нчы лицееның башлангыч сыйныф укытучысы Лиса Драгунова, Киров районының 132 нче балалар бакчасы логопеды Наталья Кузьмина һәм Авиатөзелеш районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 54 нче мәктәбенең география укытучысы Нурзидә Хәбибуллина бүләкләнде.

«Мактаулы остаз» күкрәк билгесе «Идел буе районы мәгариф үзәге»нең 83 нче лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Алиевага тапшырылды.

«ТР Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесен Яңа Савин районының 87 нче балалар бакчасы логопеды Светлана Запивалова алды.

«Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесе белән Совет районының 141 нче гимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы Марина Селиванова бүләкләнде.

«Яшь укытучы» күкрәк билгесе белән Мәскәү районының Л.Н.Мурысин исемендәге 94 нче гимназиянең математика һәм физика укытучысы Динара Әюпова бүләкләнде.

«Мактаулы остаз» билгесе белән Киров районының 62 нче балалар бакчасы мөдире Надежда Елистратова, Киров һәм Мәскәү районнары буенча мәгариф идарәсе уку-методик секторы хезмәткәре Людмила Яранова һәм Совет районының 141 нче гимназиясе директоры Ирина Гыйматетдинова бүләкләнде.

Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, шәһәрнең мәгариф системасы 32 меңгә якын кешене үз эченә ала, шуларның яртысы – 16 меңнән артыгы – педагогик хезмәткәрләр, 8,5 меңе – мәктәп укытучылары. 5,5 меңнән артык кеше шәһәрнең һөнәри курсларын узган.

«Бу ел кеше һәм укытучы үзәктә булган ел булды. Күп кенә акцияләр уздырылды: балалар, чыгарылыш укучылары үз укытучыларына рәхмәт сүзләре белән хатлар яздылар. Без аларны өләштек. Биш меңнән артык мондый хат таратылган. Әлбәттә, без кадрларыбыз белән эшләүне дәвам итәбез. Бу яшь педагоглар белән эшләү, яңа укытучыларны җәлеп итү. Быел Казанда 350 дән артык яшь педагог мәктәп һәм балалар бакчаларына эшләргә килгән», - диде Ирек Ризванов.

Иҗат коллективлары чыгышлары бәйрәм атмосферасын тулыландырдылар. Сәхнәгә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм башкалар чыкты.

Фоторепортаж
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Педагог һәм остаз елына йомгак ясалды
Видеорепортаж
07.12.2023 18:57
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Педагог һәм остаз елына йомгак ясалды
Барлык яңалыклар