Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2023, 17:09

Илсур Метшин: «Казан һәрвакыт рок башкаласы булды»

ТР башкаласы Мэры яшь музыкантлар белән шәһәрдә рок үсеше турында фикер алышты

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июнь, Татьяна Марюхова). Быел Татарстан башкаласына республика һәм федераль грантлар кысаларында рок-музыка белән шөгыльләнү өчен өч яңа мәйданчык барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта Казанда ел саен ачык һавада «Рок-дулкын» музыкаль фестивале узачак. Оештыру комитетына гаризалар 21 төркемнән килде, хәзер алар сайлап алу этапларын уза.

Бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин «Сандугач» яшүсмерләр (яшьләр) клубында булды, анда Татарстан башкаласында рок-хәрәкәт үсеше турында фикер алыштылар. Рок-студия бинасында ул «Шалаш» төркеменең (аның әгъзалары үзләре музыка язалар) чыгышын тыңлады. Шәһәр башлыгы дәресләр яшь музыкантлар өчен уңайлы мохиттә узсын өчен нинди җиһазлар кирәклеген сорады.

«Без тавыш яхшы булсын өчен өстәмә шартлар тудырачакбыз. Казан һәрвакыт рок башкаласы булды, ә инде тиздән Казан рок-клубының 60 еллыгы булачак. Данлы традицияләрне дәвам итү мөһим. Бездә талантлар һәрвакыт күп, һәм мине бу юнәлешнең безнең шәһәрдә яшәве сөендерә, сез – аның яңа вәкилләре. Һәрбер яшүсмерләр клубында балалар уеннан рәхәтлек алсын өчен репетицияләр үткәрерлек кирәкле барлык әйберләр булырга тиеш», – диде шәһәр Мэры.

Ул, алар (яшүсмерләр клублары – ред. искәрмәсе) яшьләр өчен җәяү барып җитәрлек якынлыкта булырга тиеш, дип ассызыклады һәм Совет районының Азино микрорайонында Мәдәният йорты төзү планлаштырыла, дип хәбәр итте. Хәзер проект эшләнә, планнарда – анда да шундый юнәлештәге музыка белән шөгыльләнү өчен студия ачу.

«Подросток» МБУ директоры Екатерина Согрина быел федераль һәм республика грантлары кысаларында Казанда тагын өч рок-студия җиһазландырылачагын сөйләде. Җиһазларның бер өлеше сатып алыначак, ә икенче өлеше грант кысаларында биреләчәк.

«Ел дәвамында оештыручылар командасы бу вакыйгага әзерләнде. Фестивальдә катнашучыларны зур, яңа аппаратура белән җиһазландырылган сәхнә, техник белгечләр командасы, иң яхшы коллективлар һәм махсус кунаклар, тематик мәйданчыклар һәм шул ук вакытта искиткеч эмоцияләр көтә», - дип сөйләде ул. Быел фестиваль ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Росмолодежь ярдәме белән «Яшьләр өчен төбәк» программасы кысаларында узачак.

«Сандугач» медиа-киңлегендә Илсур Метшин һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков балалар белән Яшьләр көненә багышланган видеоролик төшерделәр.

Фоторепортаж
Илсур Метшин яңартылган «Сандугач» яшүсмерләр клубында булды
Видеорепортаж
21.06.2023 14:18
Илсур Метшин яңартылган «Сандугач» яшүсмерләр клубында булды
Барлык яңалыклар