Шәһәрдә карны җыю өчен өстәмә урыннар сайлыйлар, булган чүплекләр тулган
Фото: Денис Гордийко
«Соңгы өч атнада барыбызны да борчыган көнүзәк мәсьәлә – шәһәрне туктаусыз яуган кардан чистарту. Без климатик рекордка таба барабыз, XXI гасырда Казанда мондый күләмдә кар яуганы булмады. Юл хезмәтләре һәм идарәче компанияләр мөмкинлекләр чигендә эшли. «Буран» планы буенча җәлеп ителгән техника да җитми», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Бүгенге көндә ТР башкаласында 14 камера һәм 12 чүплек булган сигез кар эретү станцияләренең барысы да тулы. Шуңа күрә шәһәрдә кар чыгару өчен өстәмә урыннар сайлыйлар, шул ук вакытта юл хезмәтләре эше туктатылмый.
«Безнең карны якын-тирәдәге чокырларга чыгарырга хакыбыз юк – бу табигатьне саклау законнарын бозу. Юл хезмәтләре көне-төне эшли. Район башлыклары да, без дә урыннарга чыгабыз», – диде Илсур Метшин. Исегезгә төшерәбез, узган җомга төнендә шәһәр башлыгы Әмәт поселогында юлларны кардан чистарту барышын шәхсән үзе тикшерде.
Кар эретү станцияләренә һәм вакытлыча саклау пунктларына көн саен 30 мең тоннадан артык кар җибәрелә. Агымдагы сезонда шәһәр урамнарыннан 1 млн 400 меңнән артык кар чыгарылган инде. «Бу, чыннан да, 2010-2011 еллардагы карлы кыш күрсәткечләре белән чагыштырырлык зур саннар. Ул вакытта бер сезон эчендә 1 млн 600 мең тонна кар чыгарылды», – дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Бүгенге көндә шәһәрдә төп магистральләр кардан чистартылган, эшләрнең чираттагы этабы – ишегаллары, квартал эчендәге юллар һәм поселок урамнары. Шәһәр урамнарында якынча 750 юл эшчесе һәм 1000 берәмлектән артык техника эшли.
«Буран вакытында эшчеләр актив рәвештә юлларны себерәләр һәм бозлавыкка каршы материаллар сибәләр, тынычрак һава торышында кар чыгаралар. Бу физик һәм мораль яктан ардыра. Көн саен әлеге авыр хезмәтне башкаручыларга рәхмәтемне белдерәм», – диде Игорь Куляжев.
Диләрә Гафурова
Фото: Марат Мөгыйнов