Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.07.2025, 11:01

Илсур Метшин һәм Солтан Бин Хәлифә Әл Нахайян Борынгы Болгар шәһәрендә булдылар

Яклар мәдәни-дини хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Казан мэры Илсур Метшин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты киңәшчесе Солтан Бин Хәлифә Әл Нахайян Борынгы Болгар шәһәрендә булдылар. Нәкъ менә шушы территориядә 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан рәсми рәвештә ислам кабул ителә.

Сәфәр Идел буе һәм Евразиянең төньягында исламны таратуда төп роль уйнаган халык тарихы күрсәтелгән Болгар цивилизациясе музеенда булудан башланды. Аннары Галиҗәнап Ак мәчетне һәм Россия территориясендәге иң борынгы таш корылмаларның берсе булган Кара пулатны карап чыкты. Кунаклар шулай ук Болгар һәм Алтын Урда түрәләре яткан XIII–XIV гасыр мавзолейларында булдылар.

Коръән музеенда шәехкә Изге Коръәннең дөньядагы иң зур басма нөсхәсен тәкъдим иттеләр. Галиҗәнапка аның барлыкка килү тарихы һәм Россиянең мөселман халыклары өчен әһәмияте турында сөйләделәр.

Илсур Метшин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты киңәшчесе сәфәр барышында мәдәни-дини хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Солтан Бин Хәлифә Әл Нахайян Казанга республика рәисе Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килде. Татарстан башлыгы белән сөйләшүләр алып барылды инде. Илсур Метшин Галиҗәнапкә Казанның һәм республиканың кертем һәм эшлекле киләчәген тәкъдир итте.
Барлык яңалыклар