В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшлекле очрашу Нью-Йоркта узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин Барселона Мэры Ада Колау белән очрашты. Эшлекле очрашу Нью-Йоркта узды, анда бу көннәрдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы эгидасы астында җирле һәм төбәк хакимиятләре форумы уза. Яклар мәдәният, туризм һәм төзекләндерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
Хезмәттәшлек планнары турында фикер алышканда, И.Метшин һәм А.Колау тәҗрибә алмашу һәм уртак эш шәһәрләрнең үсешен тизләтергә мөмкинлек бирәчәк дип билгеләп үттеләр. Барселона Мэры Казанда толерант җәмгыять үсеше белән аеруча кызыксынды һәм Татарстан башкаласының төрле милләт һәм диндәге халыкларның тату яшәүләре буенча матур мисалларның берсе булуын билгеләп үтте.
Яклар киләчәк уртак эш турында килештеләр, И.Метшин очрашу ахырында Барселона башлыгын Казанга чакырды.
Моннан тыш, И.Метшин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең генераль секретаре Эмилия Сайз һәм Көньяк Африка җирле хакимиятләр ассоциациясе президенты Тембисиле Нкадименг белән очрашу уздырды. Очрашуда катнашучылар 11-15 ноябрьдә Дурбанда (Көньяк Африка Республикасы) узачак «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»бөтендөнья конгрессына әзерлек барышы турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты, Казан Мэры Илсур Метшин БМО Генераль Ассамблеясенең югары дәрәҗәдәге атнасында катнаша. Генераль Ассамблея эгидасы астында 24-25 сентябрьдә Нью-Йоркта җирле һәм төбәк хакимиятләре форумы уза.