Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.10.2023, 12:03

Илсур Метшин һәм Беке Стофиле БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдыру инициативасы турында фикер алыштылар

Көньяк Африка җирле үзидарә ассоциациясе (Көньяк Африка Республикасы) яңа берләшмә булдыру идеясен хуплады

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Төркиянең Конья шәһәрендә Көньяк Африка җирле үзидарә ассоциациясе президенты Беке Стофиле (Көньяк Африка Республикасы) белән очрашты. Очрашу «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасының Бөтендөнья советы кысаларында узды, ул бу көннәрдә Төркиядә уза.

Очрашу вакытында яклар БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдыру турында фикер алыштылар. Беке Стофиле ассоциация булдыру идеясен хуплады һәм әлеге инициатива муниципалитетлар һәм халыкара берләшмә составына керүче башка илләр җитәкчелеге арасында җавап табар дип өметләнүен җиткерде. Ул ассоциациянең берләшмәдә катнашучы илләр шәһәрләренең муниципальара һәм халыкара хезмәттәшлегенең мөһим элементы булачагын билгеләп үтте. Хәзерге көн тәртибендә икътисади, социаль, мәдәни үсешкә ярдәм итү бик мөһим, ә БРИКС илләрендә җирле хакимият органнарын ныгыту нәтиҗәлерәк һәм демократик иҗтимагый сәясәтне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, апрель аенда Россия Президенты Владимир Путин Казанны БРИКС дәүләт башлыклары очрашу урыны итеп билгеләде. Саммит 2024 елның көзендә узачак, конкрет даталар соңрак дипломатик каналлар аша расланачак. Анда 26 дәүләт вәкилләре катнашачак.

Сентябрьдә Илсур Метшин БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Аның фикеренчә, ул дус илләрнең муниципалитетларының халыкара аренада үз тавышлары булу өчен кирәк.

Барлык яңалыклар