Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2025, 10:20

Илсур Метшин: «Бу бөтен Россия буенча югары көндәшлек шартларында ирешелгән зур җиңү»

Казан мэры Татарстан җыелма командасы әгъзалары, һөнәри осталык буенча илкүләм «Абилимпикс» чемпионаты җиңүчеләре белән очрашты

Татарстан җыелма командасы инвалидлар һәм сәламәтлеге чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча илкүләм «Абилимпикс-2025» чемпионатында гомумкоманда зачетында икенче урынны алды. Команда 69 медаль яулады. Казанның иң яхшы спортчылары Раилә Чакаева, Самира Хәйдарова һәм Станислав Куликов белән Казан мэры Илсур Метшин очрашты. Очрашу башкала Ратушасында узды. Шәһәр башлыгы чемпионнарны чемпионатта җиңүләре белән котлады һәм аларга мэрның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Марат Мөгыйнов фотосы

«Сез безнең өчен зур уңышка ирешү юлында үрнәк булып торасыз! Сезнең белән бергә, остазларыгызга да рәхмәт әйтәсем килә. Бу бөтен Россия буенча югары көндәшлек шартларында ирешелгән зур җиңү. Осталык, һөнәргә тугрылык һәм характер көчен күрсәттегез. Сезнең һәм укытучыларыгыз ярдәме белән Казан үзен бөтенроссия дәрәҗәсендә танытты», - дип мөрәҗәгать итте чемпионнарга Илсур Метшин.

Халыкара «Абилимпикс» хәрәкәте – инвалид һәм сәламәтлеге чикле кешеләр арасында һөнәри осталык чемпионаты ул. Татарстан Республикасы бу ярышларда 2016 елдан бирле катнаша. Бу вакыт эчендә татарстанлылар 56 медаль яулаган, шуларның яртысы – 25 медаль – Казан катнашучыларыныкы.

2025 елда чемпионат финалы Мәскәүдә 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр узган. Татарстан Республикасыннан 86 конкурсант, шул исәптән төп компетенция буенча 69 кеше, махсус хәрби операция катнашучылары арасында чемпионатның 16 финалисты, Халыкара ачык ярышларның бер атлеты һәм презентация компетенцияләре буенча берсе катнашкан.

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласыннан катнашучылар белән аралашты. Алар арасында «Ресторан хезмәте» компетенциясендә бронза медаль яулаган 19 яшьлек Самира Хәйдәрова да бар.

Самира Казан сәүдә-икътисад техникумы студенты, «Техника һәм фотография сәнгате» белгечлеге буенча укый. Мэр белән очрашу вакытында кыз үз тарихы белән уртаклашты. Самира соматик авырудан интегә. Балачактан ук ул биергә яраткан һәм «Балет Тодес» коллективында шөгыльләнгән. Ләкин табиблар, аның сәламәтлеге өчен борчылып, мондый мавыгу белән шөгыльләнүне туктатырга киңәш иткән.

«Табиблар минем сәламәтлегем өчен борчылып, бию белән шөгыльләнүне туктатырга киңәш итте, ләкин бу минем юанычым иде, һәм мин табибларның тыюларына карамастан биюемне дәвам иттем», - дип сөйләде Самира.

Күптән түгел кыз үзен дәвалый торган табиблар янына барып, аларга чыгышларының видеосын күрсәткән. «Теләк көчле булганда, сәламәтлек буенча кыенлыклар киртә була алмый», - дип ассызыклады Самира.

Киләчәктә кыз үз бию студиясен оештырырга хыяллана. Казан мэры кызның бу теләген хуплады һәм аның коллективын шәһәр чараларында күрергә әзер булуын белдерде.

Шәһәр башлыгы белән очрашуга Самира техникумда укытучы остазы Мария Соловьева белән килде. Мария Соловьева – тәҗрибәле белгеч: ул төбәк чемпионатының баш эксперты, «Ресторан хезмәте» буенча Илкүләм «Абилимпикс» чемпионаты эксперты, «Яшь профессионаллар» (WSR) төбәк чемпионаты эксперты, шулай ук «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык бәйгесе эксперты.

Татарстан җыелма командасы составында шулай ук 20 яшьлек Раилә Чакаева да катнашкан – ул Казан сәүдә-икътисад техникумы студенты, тегүче һөнәрен үзләштерә. Кызның күрү сәләте бозылган, әмма сәламәтлеге белән кыенлыклар булуга карамастан, ул «Тегүче» компетенциясендә алтын медаль яулаган.

Остазы Татьяна Дмитриева сүзләренчә, кыз хезмәт сөючәнлеге, тапкырлыгы һәм рухи ныклыгы белән аерылып тора. «Ул тулысынча эшкә бирелеп, ярыш мәйданчыгында «дөньясын онытып» эшли белә. Бу ярышларда бик мөһим сыйфат», - дип билгеләп үтте Татьяна Дмитриева.

Очрашуның өченче кунагы – Станислав Куликов, аңа 42 яшь. Балачакта ул электр тогыннан зыян күреп, табиблар аның ике кулын – берсен иңбашына кадәр, икенчесен терсәгеннән бераз югарырак ампутациялиләр. Ләкин бу аңа хыялын тормышка ашырырга – фотограф булырга комачауламаган. Чемпионатта Станислав «Фотограф» компетенциясендә алтын медаль яулаган.

Станислав мэрга сәламәтлеге чикле кешеләр арасында «Абилимпикс»ның аз билгеле булуы турында сөйләде. Ул рекламаны көчәйтергә, бу хакта мәгълүмат язылган баннерларны сәүдә үзәкләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында урнаштырырга киңәш итте. Илсур Метшин Станиславның тәкъдимен хуплады.

Очрашу ахырында Илсур Метшин җиңүчеләргә һәм аларның остазларына мэрның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Мондый очрашулар чемпионатның башка катнашучылары белән дә узачак. Аларны Казан районнары башлыклары үткәрәчәк.

«Инклюзив мохит булдыру безнең өчен өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып тора. Менә инде 10 ел дәвамында «Игелекле Казан» сәламәтлеге чикле балаларны һәм өлкәннәрне үстерүгә, аларны социаль тирәлеккә җайлаштыруга юнәлдерелгән үзенчәлекле инклюзив проектларны гамәлгә ашыру эшчәнлеген алып бара. Әлбәттә, «Игелекле Казан» проектында катнашучылар үзләре, безнең үзенчәлекле яшьләребез, ихтыяр көче, рухи ныклык күрсәтә, безнең белән яшәргә, иҗат итәргә һәм яраткан Казаныбызны еракларга танытырга теләк белдерә», - дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.

Фоторепортаж
Казан мэры «Абилимпикс» чемпионаты җиңүчеләре белән очрашты
Барлык яңалыклар