Владимир Путин Казанга һәм тагын Россиянең 19 шәһәренә яңа мактаулы исем бирүне хуплады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем биреләчәк. Бүген «Җиңү» Россия оештыру комитеты утырышында РФ Президенты Владимир Путин Казанга һәм тагын Россиянең 19 шәһәренә яңа мактаулы исем бирүне хуплады.
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге карарга карата үз фикерен белдерде: «Шәһәребезнең меңьеллык тарихында тагын бер мөһим вакыйга барлыкка килде. Без казанлыларга һәм Бөек Ватан сугышы елларында Казан икенче йортларына әйләнгән меңләгән кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Бу өлкән буынның хезмәт батырлыгына хөрмәт, тыл ветераннарының һәм Җиңү хакына эшләгән күпсанлы предприятиеләрнең казанышларын тану.
Илсур Метшин сүзләренчә, бу вакыйга өлкән буын кешеләре өчен генә түгел, яшьләр һәм балалар өчен дә мөһим. Алар өчен үз шәһәрләре белән горурлануга тагы бер сәбәп барлыкка килде.
«Кече ватаныңның бөеклеген аңлау, син үрнәк итеп тоткан мисаллар булу, өлкәннәр белән бертигез эшләгән яшьтәшләреңнең эшләрен һәм үзең башкарган эшләрне чагыштыру - барысы да мөһим», - дип билгеләде Илсур Метшин. «Алар аркасында без тыныч тормышта яшибез, әмма әлеге исем безнең барыбызга да ата-бабаларыбызның бөеклегенә тигезләшергә тырышу йөкләмәсен бирә. Һәм без аларга лаеклы булу, Казан һәм илебез хакына хезмәт итү өчен бөтен көчебезне куячакбыз!» - дип өстәде Казан Мэры. Ул шулай ук Казанны хуплаучыларга рәхмәт белдерде, ә бу - бөтен Россиядән 2,4 миллионнан артык тавыш.
Россия шәһәрләренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен бирү инициативасы белән Владимир Путин 2019 ел ахырында чыгыш ясады. Кабул ителгән закон нигезендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрләргә мактаулы исем бирелә. Исем бирү механизмы түбәндәге этапларны күздә тота. Башта гражданнар һәм иҗтимагый берләшмәләр муниципаль хакимиятләргә үз тәкъдимнәрен кертәләр. Алга таба җыелган мөрәҗәгатьләр төбәк хакимиятләренә җибәрелә, алар Россия Президенты адресына үтенечнамә турында карар кабул итә. Әлеге үтенечкә Фәннәр академиясенең эксперт бәяләмәсе дә кушып бирелә.
Казанны хезмәт батырлыгы шәһәре буларак яклап 2 млн 400 мең имза җыелган. Гаризаны Казанда яшәүчеләр, республика башкаласының ветераннар оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре генә түгел, Татарстан халкы, Мәскәүнең иҗтимагый оешмалары, Россиянең һәм чит илләрнең барлык татар мәдәни үзәкләре дә хуплаган.
«Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме учреждениесе Хәтер һәм дан елының әһәмиятле вакыйгаларының берсенә әверелде, дип билгеләп үтте «Җиңү» оештыру комитеты утырышында Владимир Путин. «Бу инициатива чын мәгънәсендә бөтен халыктан хуплау алды. Ул тыл хезмәтчәннәренең, предприятие эшчәнлекләрен, фронтовикларның фидакарь батырлыгын аерым ассызыкларга мөмкинлек бирәчәк», - диде Президент.
Владимир Путин проектны үстерүдә катнашкан ил халкына рәхмәт белдерде һәм Россиянең 20 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы инициативаны хуплады, алар арасында Казан, Чиләбе, Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара, Пермь, Түбән Тагил, Саратов, Омск, Новосибирск, Ярославль, Магнитогорск, Ижевск, Уфа, Ульяновск, Томск, Иркутск, Иваново, Новокузнецк, Боровичи бар.
Якын арада мактаулы исем бирү турындагы тиешле документлар имзаланачак, диде В.Путин.