Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2020, 09:37

Илсур Метшин: «Әгәр башта йортларны ремонтлау диварларны буяу һәм торбаларны алыштыру белән генә чикләнсә, бүген ул йорт халәтенең тулы кыйммәтле аудиты нигезендә башкарыла»

2020 елда Казанда 289 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Ксения Швецова). 2020 елда Казанда 289 күп фатирлы йортта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Нәтиҗәдә, 68 мең казанлы үзләренең торак шартларын яхшыртачак, бу Сарапул, Североморск яки Ялта кебек Россия шәһәрләре халкы саны белән чагыштырырлык. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин бүген Ратушада уза торган Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе утырышында хәбәр итте.

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауда яшәүчеләрнең фикерләре һәм кисәтүләре исәпкә алына, дип билгеләде И.Метшин. «Йортта яшәүчеләрнең күпчелек кисәтүләре һәм дәгъвалары конструктив, техник һәм икътисади яктан нигезләнгән, - диде ул. - Актив һәм битараф булмаган шәһәрлеләр аркасында без ремонт программасының күп параметрларына төзәтмәләр кертә алдык».

Программа стартында йортларны ремонтлау подъезд диварларын буяу һәм канализация торбаларын алыштыру белән генә чикләнсә, бүген йортның торышына тулы кыйммәтле аудит, ревизия үткәрелә һәм барлык челтәрләрне яңарту, «акыллы» җылыту системаларын урнаштыру, вандалларга каршы үтә күренмәле ишекләр, видеокүзәтү камераларын урнаштыру һәм башка бик күп эшләр башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, өч ел эчендә Казанда 5 млрд сумлык 757 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган. Торак фондын яңарту нәтиҗәсендә 75 меңгә якын шәһәрле торак шартларын яхшыртты. 2019 елда программа буенча гомуми суммасы 1,8 млрд сумлык 239 йорт ремонтланган

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXVIII хисап сессиясе
Видеорепортаж
28.02.2020 13:26
Илсур Метшин 2020 елга 20 бурыч куйды
Барлык яңалыклар

Илсур Метшин: «Әгәр башта йортларны ремонтлау диварларны буяу һәм торбаларны алыштыру белән генә чикләнсә, бүген ул йорт халәтенең тулы кыйммәтле аудиты нигезендә башкарыла»

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Ксения Швецова). 2020 елда Казанда 289 күп фатирлы йортта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Нәтиҗәдә, 68 мең казанлы үзләренең торак шартларын яхшыртачак, бу Сарапул, Североморск яки Ялта кебек Россия шәһәрләре халкы саны белән чагыштырырлык. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин бүген Ратушада уза торган Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе утырышында хәбәр итте.

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауда яшәүчеләрнең фикерләре һәм кисәтүләре исәпкә алына, дип билгеләде И.Метшин. «Йортта яшәүчеләрнең күпчелек кисәтүләре һәм дәгъвалары конструктив, техник һәм икътисади яктан нигезләнгән, - диде ул. - Актив һәм битараф булмаган шәһәрлеләр аркасында без ремонт программасының күп параметрларына төзәтмәләр кертә алдык».

Программа стартында йортларны ремонтлау подъезд диварларын буяу һәм канализация торбаларын алыштыру белән генә чикләнсә, бүген йортның торышына тулы кыйммәтле аудит, ревизия үткәрелә һәм барлык челтәрләрне яңарту, «акыллы» җылыту системаларын урнаштыру, вандалларга каршы үтә күренмәле ишекләр, видеокүзәтү камераларын урнаштыру һәм башка бик күп эшләр башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, өч ел эчендә Казанда 5 млрд сумлык 757 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган. Торак фондын яңарту нәтиҗәсендә 75 меңгә якын шәһәрле торак шартларын яхшыртты. 2019 елда программа буенча гомуми суммасы 1,8 млрд сумлык 239 йорт ремонтланган.