Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2019, 15:07

Илсур Метшин: «Әйдәгез, Казаныбызны май бәйрәмнәренә әзерлик!»

Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры шәһәрлеләрне Татарстан башкаласын җыештыру эшенә кушылырга чакырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Ксения Швецова). Бу атна ахырында Казанда гомумшәһәр өмәсе узачак. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне Татарстан башкаласын җыештыру эшенә кушылырга һәм май бәйрәмнәренә әзерләнергә чакырды.

Апрель башыннан Казанда шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча язгы икеайлык старт алды, ул 31-нче майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә теләге булган шәһәрлеләр паркларны, скверларны, ишегалларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне җыештыру буенча акцияләрдә катнаша, ә шимбә көнне исә шәһәркүләм өмәгә кушыла алачак.

«Мин хөрмәтле шәһәр халкына мөрәҗәгать итәм. Әйдәгез, бергәләп җыештыру өмәсендә катнашыйк, кыштан соң шәһәрне санитар чистарту айлыгын тиешенчә үткәрик. Эш күп. Әйдәгез, Казаныбызны май бәйрәмнәренә әзерлик!» - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин шәһәр халкына.

Шәһәрне санитар чистарту буенча оештырылган икеайлык кысаларында һәркем дә инициативалы төркем төзи һәм теләсә кайсы вакытта ишегалларын яки башка участокларны тәртипкә китерә ала. Инвентарьны, капчыкларны алуга һәм чүп чыгаруга кагылышлы барлык оештыру мәсьәләләре буенча район хакимиятләренә, торак идарәче компанияләргә һәм Тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

27-нче апрельгә планлаштырылган гомумшәһәр өмәсе шәһәрлеләр үтенече буенча 20-нче апрельгә күчерелгән иде. Исегезгә төшерәбез, узган ел гомумшәһәр өмәсе, озакка сузылган яз һәм салкын һава торышы белән бәйле рәвештә, май аенда үткәрелде. Ул вакытта анда 1,5 меңнән артык предприятие һәм 55 мең кеше катнашты, 400 берәмлек техника җәлеп ителде. Нәтиҗәдә шәһәрнең 75 җәмәгать территориясе чистартылды, калдыкларны күмү полигоннарына 10,5 мең кубометр чүп чыгарылды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 15.04.2019
Барлык яңалыклар