Татарстан башкаласы Мэры һәм Дарья Чепур күзәтү тәгәрмәчендә әйләнделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстанның өч миллионынчы туристы – 25 яшьлек Мәскәү кызы Дарья Чепур белән очрашты.
И.Метшин һәм кунак “Ривьера” күңел ачу комплексындагы “Дөнья тирәли” күзәтү тәгәрмәчендә әйләнделәр. Дарья Чепур Мэр белән шәһәр турындагы беренче тәэсирләре белән уртаклашты һәм үзенең планнарын сөйләде: үзенең туен ул Казанда уздырасы килә.
Кунак сүзләре буенча, шундый җылы кабул итү аның өчен көтелмәгән хәл булган.
И.Метшин Дарьядан аның бәйге турында кайдан белгәне белән кызыксынды. Мәскәү кызы сөйләгәнчә, ул бу хакта мәгълүматны социаль челтәрләрнең берсендә күргән. “Гадәттә, мин андый бәйгеләрдә отмыйм”, - диде ул.
Шәһәр башлыгы һәм Дарья белән бергә күзәтү тәгәрмәчендә Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова да бар иде. Ул сөйләгәнчә, гаризасында Дарья ноябрьдә йөргән егетенең Татарстан башкаласында яшәүче әбисе белән танышуы турында язган.
Дарья Мэрга сөйләгәнчә, Владимир исемле егете белән алар туйларын Казанда уздырырга хыялланалар.
“Сезнең килү безнең өчен көтелгән, тарихи вакыйга. Туризм өлкәсен үстерүгә күп көч куябыз, соңгы 10 елда туристлар саны 5 тапкыр артты, - дип сөйләде И.Метшин. – 3 млн күп түгел кебек, ләкин без 500 меңнән башладык. Казанның меңьеллыгы вакытында безгә 470 мең турист килгән иде. Ә бүген, әле ел тәмамланмаган, ә без 3 миллионынчы туристны сәламлибез”. Дарья Чепур билгеләп үткәнчә, кешеләр казанның матурлыгы турында биредә булган дусларыннан, туганнарынна беләләр.
Илсур Метшин билгеләр үткәнчә, Россиянең һәрбер шәһәре дә 100 еллык тарихы белән мактана алмый. “Җәен һәм кышын шәһәребез тагын да матуррак”, - диде Мэр.
Очрашу азагында И.Метшин Дарья Чепурга Казан формасында сувенир бүләк итте. “Бу безнең Гаилә үзәге бинасы. Егетегез белән гаиләгезне биредә төзүегезне телибез. Гаилә казаныгыз тулы сәламәтлек һәм бәхет белән булсын. Сез хәзер безнең шәһәребез таризына кереп калдыгыз”, - диде И.Метшин.
Искәртергә кирәк, бер миллион турист чиген Казан 2010 елда узды. 2015 елда Татарстан башкаласында ике миллионнан артык турист булган, 2017 елда – 2 млн 750 мең. Гыйнвардан августка кадәр Казанга 2 млн 650 мең турист килгән. Дарья Чепур лототрон ярдәмендә сайланды.