«Казаныш» форумында экспертлар яшьләр өчен киңлекләр булдыру турында фикер алышты.
Фото: Денис Гордийко
Хаблар бер территориядә торак, эш урыннары һәм креатив кластер урнаштыруны күздә тота, дип җиткерде «Яшьләр өчен мохит: нинди киңлекләрдә калырга һәм үсәргә телиләр?» дискуссиясе барышында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты укытучысы, TIArch студиясенә (КДАТУ) нигез салучы Резеда Әхтәмова. Аның сүзләренчә, хаблар үзәктә, перифериядә урнаша ала, әмма ешрак – алар киселешкән урыннарында. Мисал итеп ул Санкт-Петербургтагы кеше кулы белән ясалган «Новая Голландия» утравын, Копенгагендагы Bikuben кампусын, Берлиндагы сәнгать һәм урбанистика үзәген һәм Уфадагы «Арт-квадрат» хабын китерде.
«Хаб булдыру – без уйлаганча ук катлаулы процесс түгел. Тиешле киңлекләр теләсә кайсы шәһәрдә табылачак, игътибар белән карарга кирәк. Казанда гадәти булмаган функцияләре булган яшьләр локацияләренең кайда барлыкка килүен аңлыйбыз, әмма моның өчен халыктан инициатива, хакимият белән инвесторларның үзара хезмәттәшлеге кирәк», – дип шәрехләде журналистлар белән аралашканда Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.
Яңа караш таләп иткән киңлекләр арасында ул базарларны һәм үзәк җылылык пунктларын да атады. Әйтик, бүгенге көндә Казанда 20 дән артык базар эшли, аларның өчесе хәзер модернизацияләнә. Илсөяр Төхвәтуллина сүзләренә караганда, базарлар шәһәр һәм район халкы өчен бик мөһим һәм аларны заманча итәргә кирәк. «Базарлар сату урыны гына түгел, ә аралашу һәм очрашу, балаларның ял итү урыны да булырга мөмкин, монда гастро-тарих та үсә ала. Шәһәрдә үз продукцияләрен сату өчен урын булсын дип, үзмәшгульләр турында да уйларга тәкъдим итәбез», – дип аңлатты ул матбугат чарасында.
Яшьләр соравы буенча үзәк җылылык пунктларын да үзгәртеп кору тәкъдим ителә. Хәзер норматив документлар буенча аларда сәүдә бүлмәләрен җиһазландырырга ярамый. Шәһәрнең баш архитекторы әйтүенчә, үзәк җылылык пунктлары блоклар эчендәге әйберләр белән кыйммәтле. Әлеге биналар халыкның барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала һәм яшьләрнең потенциалын тормышка ашыру урыны булырга мөмкин. Әйтик, үзәк җылылык пунктларында стартаплар өчен офислар булдырырга була.
Исегезгә төшерәбез, 1 нче декабрьдән 3 нче декабрьгә кадәр «Урам» экстрим-паркында «Казаныш» икенче бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы уза, аның төп темасы – «Яшьләр өчен шәһәр». Бөтен илдән 1,7 меңнән артык катнашучыны берләштергән чарада архитектура, дизайн һәм төзелеш өлкәсендәге 200 эксперт чыгыш ясаячак, шуларның 70% ы – 35 яшькә кадәрге белгечләр. Бүген форумның барлык мәйданчыкларында 60 ка якын спикер чыгыш ясый, катнашучыларга сәламләү сүзе белән Казан Мэры Илсур Метшин мөрәҗәгать итте. Өч көн эчендә 30 дан артык актуаль тема буенча фикер алышу планлаштырыла, шул исәптән сәнәгать территорияләрен реновацияләү, төзелештә һәм проектлауда яңа технологияләр.