Кабул итү 15-нче сентябрьдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Бизнес вәкилләрен бергәләп кабул итүне Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев үткәрәчәк.
Кабул итү 15-нче сентябрьдә Кремль урамы, 9 нчы корпус адресы буенча узачак. Чара 15.00 сәгатькә планлаштырылган.
Катнашу өчен түбәндәге телефоннар буенча алдан язылырга кирәк: +7(843)291-19-04, +7(843)291-18-01, +7(843)291-19-25, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.