В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
26-нчы апрельдә 174-нче номерлы мәктәптә “VIP-зарядка” проекты кысасында Роман Абросимов, Артур Мисбахов, Никита Язьков сәламәтлек дәресен уздырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). 26-нчы апрельдә Совет районының 174-нче номерлы мәктәбендә “VIP-зарядка” проекты кысасында чара узачак. Укучылар өчен сәламәтлек дәресләрен “Ак Барс” хоккей клубы уенчылары Роман Абросимов, Артур Мисбахов, Никита Язьков уздырачак.
Чара программасында спорт зарядкасы, “VIP-тренер” белән фото һәм автограф-сессияләре, дискуссияләр, тематик конкурслар һәм викториналар каралган.
Искәртеп китик, “VIP-зарядка” проектының төп максаты – мәктәп укучыларында сәламәт тормыш алып бару күнекмәләрен үстерү һәм спорт белән шөгыльләнү теләген уяту. Проект кысасында, шәһәр мәктәпләрендә Татарстан Республикасының танылган кешеләре – спортчылар, дәүләт һәм җәмәгать эшлекләре, шоу-бизнес вәкилләре катнашында сәламәтлек дәресләре һәм спорт чаралары уза.
174-нче номерлы мәктәптә узачак “VIP-зарядка” проектның соңгы этабы булачак, дип хәбәр итә “Татмедиа” агентлыгы.