Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2019, 12:00

Казанның «Рубин» академиясе уенчылары Россия чемпионнары булды

Бу - «Рубин» академиясенең Россия беренчелекләрендә 2016 елдан бирле беренче җиңүе.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). 2002 елда туган Казан «Рубин» академиясе уенчылары Россия чемпионнары булды. Кичә, 7-нче июльдә финал матчында Дмитрий Благов һәм Радик Гадеев командасы Мәскәүнең «Локомотив»ын 3:0 исәбе белән җиңде.

Җиңү юлындагы турнир барышында рубинлылар ике тапкыр Мәскәүнең «Яшьләрнең футбол мәктәбе» һәм Ярославльнең «Шинник»ы белән тигез исәпкә уйнады. Аннары егетләр Петербургның «Зенит» олимпия резервындагы спорт мәктәбен ике тапкыр җиңделәр, соңгысында - плей-оффта. Сүз уңаеннан, биредә Казанның «Рубин»ы шулай ук «Краснодар»ны һәм, ниһаять, «Локомотив»ны җиңде.

Иң яхшы һөҗүм итүче Артур Максимчук турнирның иң әйбәт уенчысы булды, ә Казан командасы капитаны Виктор Александров иң яхшы сакчы дип табылды. Чемпион командасы составына шулай ук Арсений Вертков, Данил Светов, Юрий Железнов, Илсур Вәлиев, Вячеслав Фомин, Марсель Сибгатуллин, Владимир Козлов, Виктор Королев, Александр Рыжков, Эдгар Сарвартдинов, Денис Сабусов, Николай Ермолаев, Степан Суриков, Данила Стрельчук, Никита Супагин, Дмитрий Чамжаев, Ленар Фәттахов кергән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу «Рубин» академиясенең Россия беренчелекләрендә 2016 елдан бирле беренче җиңүе, дип хәбәр итә «Рубин» футбол клубы матбугат хезмәте. Ул вакытта Игорь Родькин һәм Иван Крылов җитәкчелегендәге 2000 елгы уенчылар командасы үз яшь категориясендә чемпион булган.

Барлык яңалыклар