Комитетның элеккеге җитәкчесе Игорь Куляжев җитәкче урынбасары сыйфатында.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). «Казан Киров районы юл төзекләндерү-эксплуатацияләү идарәсе» муниципаль унитар предприятиесе директорының беренче урынбасары вазифасын биләгән Игорь Сәләхетдинов Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.
Комитетның элеккеге җитәкчесе Игорь Куляжев Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сыйфатында стратегик мәсьәләләрне хәл итүгә игътибарын юнәлтә һәм шәһәрдә төзекләндерү өлкәсен җитәкли.
Белешмә
Сәлахетдинов Игорь Игоревич 1987 елның 7-нче октябрендә ТАССРның Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә туган.
2011 елда «инженер» белгечлеге буенча Казан дәүләт энергетика университетын, 2015 елда «юрист» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый.
2008 елның апреленнән 2010 елның июненә кадәр «Ламинат Паркевич» ҖЧҖендә (Казан) сату буенча менеджер булып эшләгән.
2010 елның августыннан 2011 елның августына кадәр – «Кока-Кола ЭйчБиСи Евразия» ҖЧҖ (Казан) сәүдә вәкиле.
2011 елның ноябреннән 2014 елның гыйнварына кадәр – «Ньюмет» ҖЧҖендә (Казан) сату буенча менеджер.
2014 елның сентябреннән 2016 елның февраленә кадәр – Казан шәһәр Думасы аппаратының норматив-хокукый идарәсе муниципаль хокукый актлар һәм коррупциягә каршы экспертиза бүлегенең әйдәп баручы, баш белгече.
2016 елның февраленнән 2020 елның маена кадәр – юридик бүлекнең баш белгече, Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары – иҗтимагый киңлекләр бүлеге башлыгы.
2020 елның маеннан 2021 елның апреленә кадәр – «Казанның Киров районы юл төзекләндерү-эксплуатация идарәсе» МУП директорының беренче урынбасары.
2021 елның 19 апреленнән Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе булып тора.
Бүләкләнгән: Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2018 ел), «Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2015 ел).
«1-нче класслы муниципаль киңәшче» чинына ия.