Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.06.2018, 17:05

Игорь Нетто, казанлылар көнкүреше һәм дөнья җыелма командасы: ДЧ-2018 алдыннан Казанны яңа паблик-артлар бизи

Иртәгә Сибгать Хәким урамында совет футболчысы һәм хоккейчысы сурәте барлыкка киләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь, Ксения Швецова). Футбол буенча дөнья чемпионатына Казанда яңа граффити, дөресрәк әйткәндә – паблик-артлар барлыкка киләчәк. Иртәгә үк Сибгать Хәким ур., 58 адресы буенча совет футболчысы һәм тренер Игорь Нетто портреты тәмамлана, Болак ярларын урап алган диварларда – дөнья җыелма командасы, Г.Камал ур., 2 адресы буенча казанлылар көнкүреше сурәтләнәчәк.

Шәһәрлеләр граффити дип атаган картиналар өстендә июнь башыннан Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе “Супернова” конгломераты иҗат коллективы белән берлектә эшли. “Бу, шулай да, граффити түгел, ә паблик-артлар, эшләребезне шулай атау дөресрәк булыр. Граффити – ул шрифтлар, ә без шәһәрне төзекләндерү белән шөгыльләнәбез, тулы мәгънәдә картиналар ясыйбыз”, - диде Лидия Аверина, ул кызыклы вазыйфа били – “Супернова” иҗат коллективында superstar.

Паблик-артлар тиз ясала – мәсәлән, Игорь Нетто сурәтенең эскизы кичә генә барлыкка килде, ә аны инде иртәгә ясап бетерергә планлаштыралар. Билгеләп үтәргә кирәк, мондый эшләр Россиянең мундиальне кабул итүче башка шәһәрләрендә дә барлыкка киләчәк.

Эшне бүген төнлә тәмамларга планлаштырылган иде, ләкин һава шартлары һәм башка шартлар срокларны бераз кичектерде. Мондый паблик-артларның “яшәү срогы” – 5 ел. Шуннан соң аларны яңадан буярга кирәк була.

Сибгать Хәким урамындагы ясаган сурәттән башка рәссамнар Болак ярларын урап алган диварларда һәм Г.Камал ур., 2 адресы буенча картиналар ясарга планлаштыралар. Аларның тематикалары я ДЧ, я милли мәдәният белән бәйле. Мәсәлән, бер эштә казанлылар көнкүреше сурәтләнәчәк.

Бүгенге көндә рәсемнәр өстендә төрле объектларда барлыгы 10 кеше хезмәт куя.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе урынбасары, шәһәр дизайны бүлеге җитәкчесе, шәһәрнең баш рәссамы Жанна Белицкая өстәгәнчә, төп өч объекттан кала шәһәрдә даими рәвештә ирекле рәссамнар эшли. “Без аларга яхшы мөнәсәбәттә, чөнки алар ярдәмендә шәһәрдә яңа арт-объектлар барлыкка килә: тукталышларда футболчылар майкасы, Юрий Гагарин портреты һ.б. Туристлар мондый урыннарны бик яраталар, алар фонында фотога төшәләр”, - дип сөйләде Жанна Белицкая.

Казанда бүгенге көндә урам сәнгатенең 50 объекты исәпләнә.

“Без рәссамнар белән генә түгел, сәнәгый альпинистлар, агач белән эш итүчеләр һ.б. белән дә хезмәттәшлек итәбез. Аларда мөмкинлекләр һәм креатив идеяләр бар”, - диде Лидия Аверина.

Белешмә

Игорь Александрович Нетто – совет футболчысы һәм хоккейчысы, футбол тренеры.

СССР Атказанган спорт остасы, РСФСР Атказанган тренеры, “Спартак” һәм СССР җыелма командаларының ярым сакчысы (Мәскәү, 1949-1966). Европа чемпионы (1960) һәм олимпия чемпионы (1965), СССР күп катлы чемпионы.

“Спартак” хоккей клубы өчен дә уйнаган, аның составында 22 рәсми матч үткән һәм ул “гол+пас” системасы буенча 29 нәтиҗәле очко белән билгеле булган.

СССР 50 еллык символик җыелма командасы составына кергән (1917-1967), ул Европаның иң яхшы ун футболчысы арасына (9 урын), СССРда 13 тапкыр сезонның иң яхшы футболчылары исемлегенә кергән, шулар арасында 1-нче номер – 12 тапкыр (1950, 1952, 1953, 1955-1963), 2-нче номер – 1 тапкыр (1951).

Фоторепортаж
Видеорепортаж
13.06.2018 15:27
Барлык яңалыклар