В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Игелекле Казан» форумының дискуссия мәйданчыгында кондуктив педагогика алымнары турында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь, Ксения Швецова). Бүген Казанның «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Игелекле Казан» форумы кысаларында оештырылган дискуссия мәйданчыгында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны көндәлек тормышка инклюзияләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Чараның төп спикеры - Израильдән килгән кондуктив педагог Ида Игра булды, ул церебраль параличлы балалар өчен махсус булдырылган балалар бакчаларының ничек эшләве һәм ни өчен мондый мәктәпкәчә учреждениеләрне бөтен дөнья буенча ачарга кирәклеге турында сөйләде.
Табиб-кондуктолог Ида Игра ДЦП диагнозлы, терәк-хәрәкәт аппараты һәм интеллекты бозылган балалар белән эшли. Аның сүзләренә караганда, Израильдә һәм башка күп кенә илләрдә мондый балаларны укыту, үстерү һәм реабилитацияләү аерым үзәкләрдә түгел, ә балалар бакчаларында үткәрелә. Мондый учреждениеләргә балалар өч яшьтән йөри. Моңа кадәр - 10 айдан - балалар тернәкләндерү яслеләренә йөри.
«Бездә ДЦП диагнозлы балалар өчен балалар бакчалары бар, алар 7.30 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр эшли. Балаларны анда һәм кире өйләренә муниципаль транспортта китерәләр. Ата-аналар бу вакытта эшли, - дип сөйли Ида Игра. - Балалар исә гадәти бакча тормышы белән яшиләр: аларда иртәнге, төшке ашлар, бәйрәмнәр, музыка, рәсем дәресләре, ишегалдында йөрү бар. Әмма шул ук вакытта барысы да аларның аерым ихтыяҗларына басым ясап эшләнә, балаларны үстерү буенча даими эш алып барыла. Без балаларның моторикасын, сенсориканы, когнитив сәләтләрен үстерәбез. Бу, чыннан да, бик катлаулы эш».
Израильдә, башка илләрдәге кебек үк, махсуслаштырылган балалар бакчаларында эш кондуктив педагогика методы буенча алып барыла, ул Венгриядә 70 ел элек эшләнгән һәм соңрак бөтен дөнья буенча таралыш алган. Бүген бу система буенча Америкада, Австралиядә, Кувейтта, Согуд Гарәпстанында, Яңа Зеландия һәм бөтен Европа илләрендә диярлек эшлиләр. «Бу система баланы тулы бер шәхес буларак карый, - дип аңлата Ида Игра. - Без балада барысын да бер үк вакытта үстерергә тиеш, бүлеп карарга ярамый: башны - психолог, сөйләмне - логопед, аякларны – ЛФК, кулларны эрготерапия дәвалый. Мәсәлән, мин хәзер басып торам, сөйләшәм, карыйм, тыңлыйм, аңлыйм – без барысын да берьюлы эшлибез. Һәр балага да нәкъ менә шулар кирәк!».
Россиядә ДЦП диагнозлы балаларны үстерү буенча эшнең зур өлеше махсуслаштырылган үзәкләрдә үткәрелә. Дискуссиягә кушылган Казан табиб-педиатры Дарья Миролюбова статистика буенча мондый оешмаларның 74,6%-ы - күп профильле дәүләт медицина үзәкләре, дип билгеләде. «Тернәкләндерүнең төп өлеше дәүләт челтәре аша бара. Коммерцияле күп профильле тернәкләндерү үзәкләре бар, әмма алар азрак, - дип өстәде Д.Миролюбова. - Хәзерге вакытта аларның күбесендә искергән эш алымнары кулланыла. Безгә, ким дигәндә, белгечләрне төрле заманча алымнар һәм техникалар кулланып комплекслы реабилитация үткәрергә өйрәтергә кирәк».
Гади тәрбиячеләр төрле тайпылышлар булган балаларга комплекслы укыту үткәрә, аларга социальләшергә һәм әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә алмый – моның өчен махсус өйрәтелгән педагоглар кирәк. Әлеге практиканы Россия шәһәрләрендә гамәлгә кертү өчен, Ида Игра җирле белгечләрне укытуны уздырырга тәкъдим итә.
«Һәрвакыт мәрхәмәтле йөрәкле, акыллы башлы һәм яхшы куллы кешеләрне табарга, аларны төп эш нигезләренә өйрәтергә, нәрсә эшләргә һәм ничек эшләргә кирәклеген күрсәтергә мөмкин, ә аннары бу эштә үсәргә ярдәм итәргә кирәк. Әмма нәрсәдән дә булса башларга кирәк, - дип аңлата Ида Игра. - Әлбәттә, Израильгә педагогларны алып килергә һәм аларга безнең балалар бакчаларын күрсәтергә мөмкин. Тик, минемчә, «Израильне Казанга алып килү» тагын да нәтиҗәлерәк булыр. Мин һәм минем хезмәттәшләрем бирегә ике айга бер тапкыр килә һәм «Өч көнлек интенсив» тибы буенча укыту сессияләре үткәрә алабыз. Мин ышанам ки, монда аны алга этәрергә теләгән кешеләр бар, аларга юнәлеш күрсәтергә генә кирәк – һәм алар алга барачак».
ДЦП диагнозы булган барлык балалар да, авыруның катлаулылык дәрәҗәсенә карамастан, үсәргә һәм яңа максатларга ирешергә сәләтле, дип билгели Ида Игра. «Мин ДЦП диагнозлы балалар белән 20 ел эшлим – алга җибәрү мөмкин булмаган бала юк, - ди ул. - Мин ул спринт буенча дөнья чемпионы булыр, дип әйтмим, тик һәр баланы алга этәрергә, аңа ниндидер күнекмәләр бирергә, күп нәрсәгә өйрәтергә була-монда шигем юк. Һәм иң мөһиме - бу ата-аналарга кирәк. Чөнки еш кына ата-аналар, бигрәк тә мондый бала туган әниләр, әлеге ситуациянең тоткынына әверелә. Мин Россиядә мөстәкыйль рәвештә йөри һәм ашый белә торган ДЦП диагнозлы балаларны кабул итә торган балалар бакчасын күрдем. Әмма ДЦП белән андый балалар бик аз. Димәк, аларга шанс бирелә, ә калганнарына – юк. Без балаларга тәрбия генә биреп, аларны карап кына калмыйбыз – без аларны өйрәтәбез».
Казанның күп кенә мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрендә инклюзив принциплар нигезендә ДЦП диагнозлы балалар белем ала. Табиб-кондуктолог фикеренчә, бу һәрвакытта да нәтиҗәле тәҗрибә түгел. «Мин мондый хәлгә тап булдым: без ДЦП диагнозлы балабызны алдык һәм аны гадәти балалар бакчасына урнаштырдык. Иң яхшы очракта, ул анда күпмедер вакытын үткәрәчәк . Әмма бернигә дә өйрәнмәячәк, үсмәячәк. Күп тавышлар ишетүе, игътибарны туплау кыен булган балалар да бар. Алар белән әкренләп эшләргә кирәк», - дип билгеләп үтә Ида Игра. Аның сүзләренә караганда, инклюзия элементы махсус балалар бакчаларында да бар – аз тайпылышлы балалар өчен аерым төркемнәр оештырыла һәм белгечләр аларны гадәти җәмгыятькә интенсив рәвештә кертә.
ДЦП диагнозлы балалар өчен оештырылган балалар бакчаларында Һәр бала белән эш аның үзенчәлекләренә һәм авыруның авырлыгына карап оештырыла: кемнедер йөрергә, аралашырга өйрәтәләр, кемгәдер утырырга өйрәнергә булышалар. Дискуссия мәйданчыгында катнашучыларга Ида Игра балалар бакчаларының көндәлек тормышы турында сөйли торган берничә видеоролик күрсәтте. Бу роликларда педагоглар җырлый һәм күңел ачу формасында балаларны утырырга, басып торырга, ашарга өйрәтә.
«Безнең тәрбияләнүчеләрнең берсе-бик авыр бала – без аның белән эшне утырырга өйрәтүдән башладык, - дип сөйләде Ида Игра. – Бүген бу тугыз яшьлек бала махсус джойстик ярдәмендә электр чыбыклы кәнәфиен йөртә, клавиатурада бастыра ала. Болар барысы да балалар бакчасыннан башланды, без моңа бик озак килдек».
Соңгы ярты елда Ида Игра Казанга җирле балалар белән эшләү өчен килгән иде. «Без ике бик уңышлы курс уздырдык, анда балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Тәрбияләнүчеләр аралашырга, уйнарга, мөстәкыйль рәвештә киенергә һәм чишенергә өйрәнделәр. Ә иң мөһиме - аларның әти-әниләре балаларның күп нәрсә эшли алуларын, һәрвакыт алга омтылырга кирәклеген аңлады», - дип сөйләде ул.
«Баламның патологиясе бик катлаулы. Табиблар ул утырырга, йөрергә тиеш түгел, диделәр, анда эпилепсия бар. Классик реабилитациянең зур өлеше аңа тыелган. Хәзер, төрле ысуллар һәм шул исәптән кондуктив педагогика, Ида ярдәме белән без аның йөри алачагына килдек», - дип сөйләде «Детиангелы» оешмасы рәисе һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен «Мечты сбываются» коррекцияләү үзәгенә нигез салучы Анастасия Школьникова.
«Һәрвакыт алга барырга кирәк, адым артыннан адым ясап, комплекслы рәвештә. Кешеләр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган урыннар барлыгын белергә тиеш. Мин бөтен дөнья балаларының яхшы балалар бакчалары булуын телим», - дип нәтиҗә ясады Ида Игра.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда «Игелекле Казан» халыкара форумының икенче көне уза. Анда бөтен илдән, шулай ук Испаниядән, Франциядән һәм Израильдән экспертлар – барлыгы 500-ләп кеше катнаша. 3 ел эшләү дәверендә форумда меңнән артык кеше – Россиянең 30-дан артык шәһәреннән вәкилләр катнашты.