Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2020, 09:32

И.Метшинга «Адымнар» полилингваль комплекслары челтәрен булдыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хаты тапшырылды

Бүләкләү Р.Миңнеханов катнашында «Ел җитәкчесе - 2020» конкурсына йомгак ясау тантанасында узды .

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшинга Хәйриячеләр китабының 11-нче томы һәм «Яңарыш» фондының рәхмәт хаты «Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплекслар челтәрен булдыруга аерым өлеш керткәне өчен тапшырылды. Бүләкләү тантанасы «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе - 2020» республика иҗтимагый конкурсына йомгак ясау тантанасында узды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, Татарстан күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны саклый. Республикада масштаблы программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла, социаль һәм транспорт инфраструктурасы үсә.

ТР Президенты авыр эпидемиологик һәм икътисади шартларда мәшгульлекне саклап калган һәм күпләп эштән чыгаруга юл куймаган, шулай ук үз хезмәткәрләренә сак мөнәсәбәт аркасында предприятиеләрдә авыру учакларын булдырмый калган предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. «Шулай ук кайбер оешмалар бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм башка саклану чаралары җитештерүне оператив рәвештә җәелдерделәр, дезинфекцияләү чаралары җитештерүне арттыра алдылар. Күп кенә предприятиеләр медицина хезмәткәрләренә һәм халыкка актив ярдәм күрсәттеләр: медицина учреждениеләрендә түләүсез нигездә шәхси саклану чаралары тапшырылды», – диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР башлыгы хәбәр иткәнчә, быел республика ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итте. «Бу истәлекле даталар – ветераннарга, республика үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә тагын бер кат рәхмәт әйтү өчен яхшы сәбәп», – диде Татарстан Президенты.

Үз чиратында Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, конкурста катнашуга икътисадның төрле тармакларындагы предприятие һәм оешмаларның 120 җитәкчесе тәкъдим ителде. 2020 елда үз коллективлары белән бергә предприятие күрсәткечләренең югары дәрәҗәсен тәэмин иткән 82 җитәкче конкурс номинантлары булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Минтимер Шәймиев хәйрияче- җитәкчеләргә 2020 елда «Яңарыш» фонды программаларын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәннәре, шул исәптән Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу һәм «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексларын булдыру проектларына зур өлеш керткәннәре өчен бүләкләр тапшырды.

«Яңарыш» республика фондының Рәхмәт хатларын һәм Хәйриячеләр китабының 11-нче томын шулай ук «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров, «КамаСтройИнвест» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Делюс Сираҗетдинов һәм башкалар алды.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар