Мэр эшкәртелгән пластиктан ясалган шезлонгларны карады һәм иң күп санда икенчел чимал җыйган балаларны премияләр белән бүләкләргә тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, з-нче июнь, Алинә Бережная). Казанда Горки-Әмәт урманы чын экологик үзәккә әверелә. Бүген биредә табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлдерелгән бик күп проектлар гамәлгә ашырыла - урманда берничә ел «Иҗтимагый бакча» утыртыла, экология юнәлешендәге лекцияләр һәм мастер-класслар оештырыла. Ә майдан бу иҗтимагый киңлектә чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен 200 яңа контейнер урнаштырылган, шулай ук калдыкларны дуаль җыюның файдасы күрсәтелгән мәгълүмати стендлар урнаштырылган. Бу проектны гамәлгә ашыруны бүген Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде. Ул шулай ук алюминий банкаларын җыюда һәм эшкәртүдә актив катнашачак балаларга велосипедлар бүләк итәргә тәкъдим итте.
«Иҗтимагый бакча» проекты Горки-Әмәт урманында өч ел эшли. Майдан сентябрьгә кадәр барлык теләге булган казанлылар үсемлекләр утырталар, аларны карыйлар, ә көзен уңыш җыялар. «Иҗтимагый бакча»да үз түтәлен Казан Мэры Илсур Метшин да булдырды - шәһәр башлыгы чәчәк түтәленә гортензия утыртты. «Балачакта һәм яшьлектә минем помидор, кыяр утыртканым бар иде, тик чәчәкләр утыртканны хәтерләмим. Безнең бакчада чәчәкләр белән әни шөгыльләнә иде, ә без - өч абый - түтәлләр өеп, бәрәңге утырттык, төбен өйдек. Чәчәкләрне мин беренче тапкыр утыртам», - дип фикерләре белән уртаклашты Мэр.
«Бу искиткеч проект, ул гади мисалда балаларга экологик тәрбия бирә, чәчәкләрне, яшелчәләрне һәм башка үсемлекләрне үстерүнең бөтен авырлыгын күрсәтә», - диде И.Метшин.
Табигатькә мәхәббәт паркка килүчеләрдә чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю аша да тәрбияләнә. 12-нче майдан Горки-Әмәт урманында чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен 200 төсле контейнер урнаштырылган. Zero Waste Park проекты Coca-Cola компаниясе тарафыннан Татарстан белән килешү кысаларында Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә эшләнгән. Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен чүп савытлары төсләр белән аерылып тора - кызыл савытка пластик, металл, пыяла, тетрапак, ә соры савытка башка калдыклар салырга кирәк. «Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреңдениесе партнерлык проектлары менеджеры Лилия Якупова сөйләгәнчә, майда 660 кг файдалы чүп җыелган, алар арасында 191 кг пыяла, 56 кг пластик, 3,5 кг тетрапак, 3 кг алюминий банкалар. «Бу бер ай эчендә яхшы күрсәткеч, кешеләр чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыюга кызыксыну күрсәтәләр - аны сортларга дөрес аерырга тырышалар, димәк, экологияне яхшырталар», - дип ассызыклады Л.Якупова.
Экология проекты кысаларында урнаштырылган махсус мәгълүмат такталарында эшкәртелгән икенчел чималдан нәрсә эшләп булуы күрсәтелгән. Мисал өчен, 400 алюминий банкадан бер велосипед килеп чыгачак, ә 20 пластик шешәдән - бер футболка. Казан Мэры билгеләп үткәнчә, бу мәгълүмат бик яхшы үрнәк булып тора, һәм балаларга экологик белемне нәкъ менә шулай бирергә кирәк. Шәһәр башлыгы шулай ук конкурс оештырырга - җыелган 400 алюминий банка өчен балаларга велосипед бүләк итәргә тәкъдим итте. «Балалар барысын да тиз сеңдерәләр, аларга якты рәсемнәр, иллюстрацияләр, шулай ук күрсәтмә мисаллар күбрәк кирәк, шуңа күрә, миңа калса, бу конкурс бик кирәкле булачак», - диде И.Метшин.
Мэрга икенчел чималның никадәр файдалы кулланылуын күрсәттеләр - парк территориясендә 12 шезлонг (7 зур һәм 5 бәләкәй) урнаштырылган, аларның барысы да 98%-ка эшкәртелгән пластиктан эшләнгән. Бер зур шезлонг әзерләү өчен 68 кг пластик кирәк булган, кечкенәсенә - 35 кг. «Алар әзерләгәндә 36 кг һәм 18 кг агач материалын алыштыра, ә иң кызыгы, шәһәр халкы бу шезлонгларның икенчел чималдан ясалуын сизми дә, алар агач эшләнмәләрдән берни белән дә калышмыйлар, ә кайбер күрсәткечләр буенча хәтта алардан да өстен - алар сыйфатлырак һәм арзанрак тора», - дип билгеләп үтте Л.Якупова.
Казан Мэры ассызыклаганча, паркта эшкәртелгән икенчел чималдан кече архитектура формалары урнаштыруны дәвам итәргә кирәк. «Бары тик бөтен дөнья белән бергә генә экологияне саклап калырга мөмкин. Кыска гына вакыт эчендә Горки-Әмәт урманы зур экологик белем бирү кластерына әверелде. Бүген бу, һичшиксез, барлык шәһәр халкының яраткан ял итү урыны. Алга таба да бу дәрәҗәне тотарга кирәк - теләсә кайсы укучыга аңлаешлы булган төрле стендларны күбрәк урнаштырырга кирәк», - дип ассызыклады И.Метшин.
Горки-Әмәт урманында булу кысаларында шәһәр башлыгына шулай ук лекторий һәм икенче чимал продукциясе өчен күргәзмә мәйданчыгы булган Zero waste lab проектын тәкъдим иттеләр. Эколабораториядә коворкинг, «Калдыкларны эшкәртү этаплары» инсталяциясе булачак, шулай ук экология темасына төрле уеннар үткәреләчәк. Яңа киңлекнең мөһим өлеше балалар белән белем бирү очрашулары булачак, анда эко-активистлар табигатькә сакчыл караш турында сөйлиячәк.
«Мин бүген шәһәр халкының акрынлап чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыюга җайлашуына, бу процессның мөһимлеген аңлавына шат. Без биеклеге 16 катлы йорт кадәр булган Самосырово чүплеген яшел калкулыкка әверелдерә алдык, әмма моның белән эш тукталмый - көн саен Казаннан 1900 тонна чүп-чар чыгарыла һәм, әгәр без барыбыз бергә экологиягә, чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыюга мөнәсәбәтебезне үзгәртмәсәк, экологик һәлакәт безне әйләнеп узмаячак. Бу проблеманы без уртак көчләр белән генә җиңә алачакбыз», - дип йомгаклады И.Метшин.
Горки-Әмәт урманында шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, «Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреңдениесе директоры Марат Закиров, Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов та булды.
Исегезгә төшерәбез, калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен инфраструктураны булдыру һәм модернизацияләү буенча масштаблы эш бөтен Казан территориясендә уздырыла. Күпфатирлы йортларның 80%-ында каты көнкүреш калдыкларын аерым төрләргә бүлеп җыю өчен контейнерлар урнаштырылган. Контейнерларга калдыкларның төрләре күрсәтелгән рәсемнәр, татар һәм рус телләрендәге аңлатмалар язылган этикеткалар ябыштырылган. Моннан тыш, Казан ишегалларының яртысында пластиктан һәм пыяла һәм алюминийдан башка төр тара җыю өчен махсус савытлар урнаштырылган. Ә шәһәрнең барлык мәктәпләрендә, балалар бакчаларында һәм Башкарма комитетының бүлекчәләрендә пластик, кәгазь һәм башка калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен чүп савытлары һәм контейнерлар бар. Татарстан Республикасы белән килешү кысаларында Coca-Cola компаниясе Казан йортларының ишегалларында тара җыю өчен 500 савыт урнаштырды.
Моннан тыш, Казан Россиядә эчемлекләрдән бушаган тараны кабул итү өчен фандоматлар урнаштыру буенча пилот проекты старт алган беренче шәһәр булды. Пластик шешәләр һәм алюминий банкаларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен автоматлаштырылган аппаратлар Казан мәктәпләрендә агымдагы ел башында барлыкка килде.