Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2022, 06:30

И.Метшин: «Башкала халкы һәм кунаклары Пасханы беренче тапкыр Казан Изге Ана иконасы соборында каршы алачак»

ТР башкаласы Мэры шәһәрлеләрне Изге Христосның яңадан туу бәйрәме белән котлады.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин православие динендәгеләрне Изге Христосның яңадан туу бәйрәме белән котлады.

«Хөрмәтле казанлылар! Шәһәребезнең барлык христианнарын чын күңелдән Изге Пасха белән котлыйм!

Христианнарның төп бәйрәме инде күп гасырлар дәвамында безгә югары кешелеклелек сыйфатлары турында искә төшерә, бетмәс иман нуры һәм рухи җылылык белән баетып, якыннар турында кайгыртуның, сабырлыкның һәм мәрхәмәтлелекнең чын әхлакый идеаллар булуын раслый.

Бүген Казанда төрле конфессия, халык һәм милләт вәкилләре дус-тату яши. Барыбыз да бер-беребезнең традицияләрен хөрмәт итәбез һәм безгә кадәр килеп җиткән матди һәм рухи мирасны саклап калу, шул рәвешле шәһәребезнең һәм гомумән җәмгыятьнең лаеклы киләчәгенә ныклы нигез салу өчен бөтен көчебезне куябыз. Быел казанлылар һәм башкала кунаклары Пасханы беренче тапкыр Казан Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборында каршы алачак. Аны тантаналы рәвештә изгеләндерү Татарстан һәм бөтен ил тормышында әһәмиятле вакыйга булды.

Изге Христосның яңадан туу бәйрәме көннәре сезнең гаиләләрегезгә шатлык, җылылык һәм үзара аңлашу китерсен. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм барлык игелекле башлангычларыгызның тормышка ашуын телим!» – диелә котлауда.

Барлык яңалыклар