Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.12.2020, 11:54

И.Метшин: «Иминлек, янгынга каршы чаралар мәсьәләсе - ата-аналарның, өлкәннәрнең җаваплылыгы ул»

Янгын сүндерү-коткару хезмәтләре һәм Казанның бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте Яңа ел бәйрәмнәре чорында көчәйтелгән эш режимына күчерелде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь, Алинә Бережная). Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казанның халык күпләп җыела торган 407 объекты коткаручылар контролендә булачак. Янгын сүндерү-коткару хезмәтләре һәм бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте көчәйтелгән эш режимына күчерелде. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде.

Ул искәрткәнчә, Казанда 10-нчы декабрьгә кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника эшләнмәләрен эшләтеп җибәрү өчен шәһәрдә дүрт мәйданчык билгеләнгән. Барлык мәйданчыклар да пиротехник эшләнмәләр җибәрү өчен әзер, дип билгеләп үтте Фердинант Тимерханов.

Янгынга каршы режим чорында куркынычсызлык чаралары турындагы мәгълүмат халыкка җиткерелгән - коткаручылар күпфатирлы торак йортларда һәм шәһәр бистәләрендә 4 меңнән артык белешмә тараткан. Фердинант Тимерханов сүзләренә караганда, бу эш дәвам иттереләчәк.

«Яңа ел бәйрәмнәре чорында Казанның бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте көчәйтелгән режимда эшләячәк. Идарәдә мөмкин булган хәлләргә оператив җавап бирү өчен күчмә оператив төркем булдырылды», - дип ассызыклады шәһәрнең баш коткаручысы.

Кешеләр күпләп туплана торган 407 урын коткаручыларның махсус контролендә. Барлык объектларда да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча күзәтчелек чаралары үткәрелде. «Казан гарнизоны хезмәтләре хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчереләчәк, бүлекчәләрдәге җитәкчелек составының тәүлек буе кизү торуы оештырылачак. Кешеләр тәүлек буе була торган социаль өлкә объектларына төнге профилактик тикшерүләр планлаштырылган», - дип сөйләде Фердинант Тимерханов. Моннан тыш, Раштуа бәйрәмендә гыйбадәт кылулар вакытында чиркәүләрдә һәм гыйбадәтханәләрдә янгын хезмәте хезмәткәрләре кизү торачак.

Спикер искә төшергәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгыннар саны арта. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәрнең идарәче компанияләренә һәм коммуналь хезмәтләренә күп фатирлы торак йортларның чормалары һәм подваллары ябылганмы-юкмы икәнлеген тикшерергә, мәгълүмат такталарына террорчылык актлары кылыну куркынычы һәм уяулык күрсәтү кирәклеге турында белешмә урнаштырырга тәкъдим ителде. Хезмәткәрләр шулай ук янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үтәргә тиеш.

Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм кышкы чорда очрый торган тагын бер проблема - исле газ белән агулану. «Агулануның төп сәбәбе - мич җиһазларының, торак йортларның вентиляция системасының төзек булмавы һәм, әлбәттә, газ җиһазларының төзеклеген контрольдә тотмау», - дип сөйләде Фердинант Тимерханов һәм шәһәр халкын фатир эчендәге газ җиһазларын эксплуатацияләүнең элементар кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, шәһәрдә яшәүче һәр кеше янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җаваплы үтәргә тиеш, тик шул вакытта гына һәлакәтләрне булдырмый калырга мөмкин. «Куркынычсызлык, янгынга каршы чаралар мәсьәләсе - ата-аналарның, өлкәннәрнең җаваплылыгы. Игътибарлы һәм җаваплы булсак, гадәттән тыш хәлләрне булдырмый кала алачакбыз. Әлеге кагыйдәләрне үтәүдә бернинди проблемалар да юк», - дип йомгаклады Илсур Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 28.12.2020
Видеорепортаж
28.12.2020 11:53
Эшлекле дүшәмбе, 28.12.2020
Барлык яңалыклар