Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.04.2019, 18:07

И.Метшин: «Волонтерлар - безнең тугры көрәштәшләребез генә түгел, алар - Казанның йөзе»

Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 38 студент волонтер берләшмәсе исәпләнә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Алена Мирошниченко). Бүгенге көндә Казанда 500-ләп кешедән торган активка ия 38 студент волонтер берләшмәсе бар. Уртак көчләр белән алар 700-гә якын чара оештыра алдылар. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясендә «Мин - ИгелекТудыручы» социаль-иҗади хәрәкәте җитәкчесе һәм мәдәният өлкәсендә Россиянең иң яхшы волонтеры Гөлфия Мутугуллина хәбәр итте.

Үзиреклеләр системасының барлыкка килүе турында сөйләгәндә, Г.Мутугуллина үзиреклеләр белән эшләүнең нигезендә булырга тиешле төп принципларның берсе - аларга үз-үзләрен табу өчен мәйданчык бирү, дип билгеләп үтте. Активист сүзләренә караганда, шундый мәйданчыкларның берсе - «Мин - ИгелекТудыручы» хәрәкәте - социаль учреждениеләргә ярдәм күрсәтү өчен сәләтле һәм битараф булмаган яшьләрне берләштерә торган проект булды. Эш 5 юнәлеш буенча алып барыла: балалар йортлары, картлар йортлары, тернәкләндерү үзәкләре, катлаулы гаиләләр һәм алмаштыручы гаиләләр.

Г.Мутугуллина билгеләп үткәнчә, битараф булмаган яшьләр мондый программаның барлыкка килүен энтузиазм белән кабул иткән, бу исә аннан 3 автоном һәм мөстәкыйль юнәлешне аерып чыгарырга мөмкинлек биргән. Беренчесе - «ИгелеклелекТудырганда», анда катлаулы гаиләләрдән 15 кыз катнашты. Икенче юнәлеш – Республика онкология диспансеры пациентлары өчен «Музыкаль тарихлар» классик музыка концертлары циклы. Өченче юнәлеш – «ИгелекДөнья». Проектта катнашучылар - Казанда яшәүче чит ил студентлары - ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен мастер-класслар үткәрәләр.

«Өлкән буын белән эшләү турында сөйләгәндә, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтен билгеләми үтә алмыйм. «Җиңү Йөзләре» проекты кысаларында активистлар ветераннарның өйләренә барып йөри һәм аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәләр», - дип мисал китерде Г.Мутугуллина. Волонтерлар шулай ук эзләнү отрядларында катнашучылар составына керә. Бүгенге көндә эзләнү хәрәкәтендә 750 кеше исәпләнә. Балалар ел саен Керчта студент хәтер вахтасында, Бөек Ватан сугышы булган урыннарга экспедицияләрдә катнашалар. «Яшьләр патриотик оешмалары активистлары җилкәсенә күп кенә истәлекле чаралар оештыру буенча мөһим эш ята. Мәсәлән, «Үлемсез полк» төп йөреше безнең егетләр һәм кызлар тарафыннан тулысынча оештырыла, ә шәһәрдә 152 отряд булган яшь армиячеләр - ел саен Җиңү парадында катнашучылар», - дип өстәде балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр өчен үзиреклеләр хәрәкәтнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм барлык волонтерларга рәхмәт белдерде. «Сез безнең тугры көрәштәшләребез, ярдәмчеләребез һәм хезмәттәшләребез генә түгел, сез – Казанның йөзе. Бүген безне чит илләрдә беләләр, Универсиада, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр Кубогы, Футбол буенча дөнья чемпионаты турында хәтерлиләр - бу сезнең зур командагызның казанышы», - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин Казан волонтерларына.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе, 18.04.2019
Видеорепортаж
18.04.2019 13:26
Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясендә Казанда дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Барлык яңалыклар

И.Метшин: «Волонтерлар - безнең тугры көрәштәшләребез генә түгел, алар - Казанның йөзе»

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Алена Мирошниченко). Бүгенге көндә Казанда 500-ләп кешедән торган активка ия 38 студент волонтер берләшмәсе бар. Уртак көчләр белән алар 700-гә якын чара оештыра алдылар. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясендә «Мин - ИгелекТудыручы» социаль-иҗади хәрәкәте җитәкчесе һәм мәдәният өлкәсендә Россиянең иң яхшы волонтеры Гөлфия Мутугуллина хәбәр итте. </p> Үзиреклеләр системасының барлыкка килүе турында сөйләгәндә, Г.Мутугуллина үзиреклеләр белән эшләүнең нигезендә булырга тиешле төп принципларның берсе - аларга үз-үзләрен табу өчен мәйданчык бирү, дип билгеләп үтте. Активист сүзләренә караганда, шундый мәйданчыкларның берсе - «Мин - ИгелекТудыручы» хәрәкәте - социаль учреждениеләргә ярдәм күрсәтү өчен сәләтле һәм битараф булмаган яшьләрне берләштерә торган проект булды. Эш 5 юнәлеш буенча алып барыла: балалар йортлары, картлар йортлары, тернәкләндерү үзәкләре, катлаулы гаиләләр һәм алмаштыручы гаиләләр. <p> Г.Мутугуллина билгеләп үткәнчә, битараф булмаган яшьләр мондый программаның барлыкка килүен энтузиазм белән кабул иткән, бу исә аннан 3 автоном һәм мөстәкыйль юнәлешне аерып чыгарырга мөмкинлек биргән. Беренчесе - «ИгелеклелекТудырганда», анда катлаулы гаиләләрдән 15 кыз катнашты. Икенче юнәлеш – Республика онкология диспансеры пациентлары өчен «Музыкаль тарихлар» классик музыка концертлары циклы. Өченче юнәлеш – «ИгелекДөнья». Проектта катнашучылар - Казанда яшәүче чит ил студентлары - ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен мастер-класслар үткәрәләр. </p> <p> «Өлкән буын белән эшләү турында сөйләгәндә, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтен билгеләми үтә алмыйм. «Җиңү Йөзләре» проекты кысаларында активистлар ветераннарның өйләренә барып йөри һәм аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәләр», - дип мисал китерде Г.Мутугуллина. Волонтерлар шулай ук эзләнү отрядларында катнашучылар составына керә. Бүгенге көндә эзләнү хәрәкәтендә 750 кеше исәпләнә. Балалар ел саен Керчта студент хәтер вахтасында, Бөек Ватан сугышы булган урыннарга экспедицияләрдә катнашалар. «Яшьләр патриотик оешмалары активистлары җилкәсенә күп кенә истәлекле чаралар оештыру буенча мөһим эш ята. Мәсәлән, «Үлемсез полк» төп йөреше безнең егетләр һәм кызлар тарафыннан тулысынча оештырыла, ә шәһәрдә 152 отряд булган яшь армиячеләр - ел саен Җиңү парадында катнашучылар», - дип өстәде балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов. </p> <p> Казан мэры Илсур Метшин шәһәр өчен үзиреклеләр хәрәкәтнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм барлык волонтерларга рәхмәт белдерде. «Сез безнең тугры көрәштәшләребез, ярдәмчеләребез һәм хезмәттәшләребез генә түгел, сез – Казанның йөзе. Бүген безне чит илләрдә беләләр, Универсиада, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр Кубогы, Футбол буенча дөнья чемпионаты турында хәтерлиләр - бу сезнең зур командагызның казанышы», - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин Казан волонтерларына. </p>