Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.06.2020, 11:28

И.Метшин: «Вирус бирешми, без дә бирешмибез»

Бүгенге көннән башлап Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында моңа кадәр кертелгән чикләүләр кими.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь, Алена Мирошниченко). Коронавирус инфекциясе буенча эпидемиологик вәзгыять профилактик эшне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мәҗбүр итә, дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Метшин атналык штаб утырышында. Ул Транспорт комитетына, шәһәр районнары башлыкларына, муниципаль транспорт предприятиеләренә һәм шәхси ташучыларга пандемия чорында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүнең әһәмиятлеге турында искәртте.

28-нче июньгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә 634 меңнән артык коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган, шул исәптән Татарстан Республикасында - 4472, Казанда - ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясендә расланган 2223 очрак. Россиядә COVID-19 дан 399 мең 87 кеше савыккан, Татарстан Республикасында - 3693 кеше. «Казанның сәламәтлек саклау системасы штат режимында, тотрыклы эшли. Узган атнада җитди үзгәрешләр булмады», - дип җиткерде Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Доклад белән чыгыш ясаганда, ул казанлыларның җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә битлекләрне формаль рәвештә генә киеп йөрүләренә, еш кына борынны капламыйча яки иягенә төшереп киюләренә игътибар юнәлтте.

«Көн тәртибе көн саен үзгәрә, кайбер чаралар башкалары белән алмашына, әмма пандемия белән көрәш әлегә төп мәсьәлә булып кала. Эпидемиологик вәзгыять безгә тынычланырга мөмкинлек бирми генә түгел, ә профилактик эшне яңа дәрәҗәгә чыгарырга да мәҗбүр итә», - дип белдерде шәһәр Мэры.

И.Метшин билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта берничә Европа иле кабат ябыла башлаган, әйтик, Германия. «Күрәсең, аларга вирусның икенче дулкыны киләдер. Ә без әле яңа гына беренче дулкыннаң пик чорыннан чыгып киләбез. Җәй җитүе аңлашыла, барысының да кәефе яхшы, тик вирус бөтенләй кимемәде. Ул бирешми, һәм без дә бирешмибез, эшне дәвам итәбез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көннән башлап Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында моңа кадәр кертелгән чикләүләр кими. Шулай итеп, 800 кв.метрга кадәр мәйданда ваклап сату объектлары булган сәүдә заллары, урамнан аерым керү мөмкинлеге булганда, яңадан эшли башлыйлар. Балаларның уен мәйданчыкларында, спорт мәйданчыкларында, шул исәптән күпфатирлы йортларның ишегалларында урнашкан урыннарда гражданнарның күпләп йөрүен тыю бетерелде. Балаларны ял һәм сәламәтләндерү урыннарына илтү һәм алып кайту, шулай ук пассажирлар арасында туристик муниципальара ташулар рөхсәт ителә (маршрут һәм сәфәр көне турында раслаучы документлар булган очракта). 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга элеккечә үк үзизоляциядә булырга киңәш ителә

1-нче июльдән балаларны ел әйләнәсендә эшләүче шифаханә-савыктыру лагерьларына кабул итү һәм урнаштыру рөхсәт ителә. Моның белән бәйле рәвештә лагерьның 4200-дән артык хезмәткәре COVID-19 га антитәнчек булу-булмауга тикшерү уза», - дип хәбәр итте В.Жаворонков. Тикшеренү экспресс-тестлар ярдәмендә иммунохроматографик анализ ысулы ярдәмендә үткәреләчәк. Казан медицина оешмаларында 1800 кеше тикшерү узачак.
Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышы, 29.06.2020
Видеорепортаж
29.06.2020 12:29
Балалар лагерьларының 4200дән артык хезмәткәрен COVID-19га антитәнчекләр булу-булмауга тикшерәчәкләр
Барлык яңалыклар

И.Метшин: «Вирус бирешми, без дә бирешмибез»

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь, Алена Мирошниченко). Коронавирус инфекциясе буенча эпидемиологик вәзгыять профилактик эшне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мәҗбүр итә, дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Метшин атналык штаб утырышында. Ул Транспорт комитетына, шәһәр районнары башлыкларына, муниципаль транспорт предприятиеләренә һәм шәхси ташучыларга пандемия чорында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүнең әһәмиятлеге турында искәртте.

28-нче июньгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә 634 меңнән артык коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган, шул исәптән Татарстан Республикасында - 4472, Казанда - ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясендә расланган 2223 очрак. Россиядә COVID-19 дан 399 мең 87 кеше савыккан, Татарстан Республикасында - 3693 кеше. «Казанның сәламәтлек саклау системасы штат режимында, тотрыклы эшли. Узган атнада җитди үзгәрешләр булмады», - дип җиткерде Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Доклад белән чыгыш ясаганда, ул казанлыларның җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә битлекләрне формаль рәвештә генә киеп йөрүләренә, еш кына борынны капламыйча яки иягенә төшереп киюләренә игътибар юнәлтте.

«Көн тәртибе көн саен үзгәрә, кайбер чаралар башкалары белән алмашына, әмма пандемия белән көрәш әлегә төп мәсьәлә булып кала. Эпидемиологик вәзгыять безгә тынычланырга мөмкинлек бирми генә түгел, ә профилактик эшне яңа дәрәҗәгә чыгарырга да мәҗбүр итә», - дип белдерде шәһәр Мэры.

И.Метшин билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта берничә Европа иле кабат ябыла башлаган, әйтик, Германия. «Күрәсең, аларга вирусның икенче дулкыны киләдер. Ә без әле яңа гына беренче дулкыннаң пик чорыннан чыгып киләбез. Җәй җитүе аңлашыла, барысының да кәефе яхшы, тик вирус бөтенләй кимемәде. Ул бирешми, һәм без дә бирешмибез, эшне дәвам итәбез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көннән башлап Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында моңа кадәр кертелгән чикләүләр кими. Шулай итеп, 800 кв.метрга кадәр мәйданда ваклап сату объектлары булган сәүдә заллары, урамнан аерым керү мөмкинлеге булганда, яңадан эшли башлыйлар. Балаларның уен мәйданчыкларында, спорт мәйданчыкларында, шул исәптән күпфатирлы йортларның ишегалларында урнашкан урыннарда гражданнарның күпләп йөрүен тыю бетерелде. Балаларны ял һәм сәламәтләндерү урыннарына илтү һәм алып кайту, шулай ук пассажирлар арасында туристик муниципальара ташулар рөхсәт ителә (маршрут һәм сәфәр көне турында раслаучы документлар булган очракта). 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга элеккечә үк үзизоляциядә булырга киңәш ителә.