Май бәйрәмнәрендә Казан кунакханәләренең йөкләнеше 70-тән 90%-ка кадәр булыр дип фаразлана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель, Камилә Гобәйдуллина). Казанның туристлык тармагы әкренләп үз күрсәткечләрен пандемиягә кадәрге дәрәҗәсенә кире кайтара. Белгечләр фаразлары буенча, май бәйрәмнәрендә кунакханәләрнең уртача йөкләнеше кайнар даталарны исәпкә алып, 70-тән 90%-ка кадәр тәшкил итәчәк. 2019 елда бу күрсәткеч 83,4% тәшкил иткән. Бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә билгеләп үткәнчә, саннар өметләндерә торган, әмма саклану чаралары турында онытырга ярамый. «Туристлык тармагы динамикасын саклау мөһим, әмма Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык күрсәтмәләрен үтәп. Тынычланмавыгызны үтенәм», – дип ассызыклады ул.
Казан һәм Татарстан Республикасы отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе мәгълүматлары буенча, Казан май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен популяр Россия шәһәрләре унлыгына кергән. Шәхси броньнар төркемлеләргә караганда күбрәк. Май аенда отельерлар бәяләрне 2019 ел дәрәҗәсендә саклап калачак, ә кайнар даталарда максималь үсеш 9%-тан артмаячак, дип сөйләде Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова. Аның сүзләренчә, шәһәрдә 8182 мең номерга урнаштыру өчен 245 чара эшли, хостеллар һәм 2013 җәмәгать туклануы биналарын да кертеп. Мартта төп объектларның уртача йөкләнеше 51,57% тәшкил иткән. Узган елда бу күрсәткеч 30,66%-ка тигез булган, 2019 елда – 53%.
Транспорт элемтәсе дә яңартыла. Казан аэропортының язгы-җәйге расписаниесенә эчке рейсларның 33 юнәлеше кертелгән. Чит ил авиамаршрутлары әлегә азрак – хәзерге вакытта Төркиягә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Таҗикстан, Үзбәкстан Республикаларына очышлар рөхсәт ителә. Тимер юл транспорты да эшләвен дәвам итә.
Татарстан башкаласының туристик брендын үстерү һәм экскурсия маршрутлары концепциясен формалаштыру эше дәвам итә. Күренекле шәхесләрнең мәхәббәтләрен очраткан урыннарга багышланган «Романтик Казан» маршруты белән беррәттән, тиздән яңа ретро-гастрономик маршрут барлыкка килергә мөмкин.
«Кызыклы, ачык, массакүләм вакыйгаларны ничек кенә кайтарырга теләмәсәк тә, без аларны иң яхшы заманнарга кадәр, эпидемиологик хәлне тулысынча тотрыкландырганчы кичектерергә мәҗбүр. Әлегә бу сорауларга кайта алмыйбыз. Шәһәр халкын да, башкала кунакларын да саклыйбыз, – дип ассызыклады шәһәр Мэры.