В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2024 елның февралендә Татарстан башкаласында бөтен дөньядан меңләгән катнашучы җыелачак.
Фото: РФ Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
«Казан Цифрлаштыру елында «Киләчәк уеннары»н үткәрү конкурсында җиңде, бу безгә әлеге юнәлештә үсеш өчен яңа мотивация бирә. Без чаралар форматы өстендә эшлибез, һәм барысы да әзер булгач, аны Татарстан халкына һәм барлык кызыксынучыларга тәкъдим итәчәкбез», – диде Илсур Метшин.
Казанның халыкара вакыйганы үткәрү хокукы өчен көрәштә җиңүе узган атнада Петербург халыкара икътисадый форумында билгеле булды. Киберярышларга бөтен дөньядан меңләгән катнашучы килер дип көтелә. «Казанда «Киләчәк уеннары»н кабул итү – яңа шартларда зур шатлык һәм җаваплылык. Әлеге вакыйганы югары дәрәҗәдә бергәләп уздырырбыз һәм оештырырбыз дип ышанам», – диде Казан Мэры.
Финал заявкасында 42 шәһәр катнашты, шуларның 5 се – Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга һәм Сочи – шорт-листка керде. «Шәһәрләрнең әлеге чараны үзендә үткәрү теләге бик зур булды, Татарстан башкаласының җиңүе безне нык сөендерде», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Казанның дөньякүләм масштабтагы чаралар уздыру буенча зур тәҗрибәсе бар, алар күп кенә халыкара спорт оешмалары җитәкчеләре һәм WorldSkills вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.