Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.06.2021, 11:00

И.Метшин: «Пандемиядән алынган дәресләр җирле хакимияткә җитәрлек вәкаләтләр бирү кирәклеген ассызыклый»

Казан Мэры, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге президенты Евразиянең җирле һәм төбәк хакимиятләренең VIII конгрессында катнашты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты (ОГМВ) Евразиянең җирле һәм төбәк хакимиятләренең VIII конгрессында катнашты. Чара Якутскида узды, башка шәһәрләрдән катнашучылар дистанцион рәвештә фикер алышуга кушылды. Конгресс җирле һәм төбәк хакимиятләре вәкилләрен, эре халыкара оешмалар һәм җирле үзидарә ассоциацияләре җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне һәм иҗтимагый оешма әгъзаларын җыйды.

Шәһәр башлыгы Якутия җитәкчелегенә чараны уздырганы өчен рәхмәт белдерде. «Якутия, мәңгелек туңлыкның катлаулы шартларына карамастан, уңышлы үсә торган төбәк булып тора. Сезнең тормышчанлыгыгыз дөньяда билгеле һәм шәһәрләрне тагын да тырышыбрак эшләргә илһамландыра», – дип мөрәҗәгать итте хезмәттәшләренә Илсур Метшин.

Казан Мэры тотрыклы киләчәкне төзү өчен барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең ачык диалогы мөһим булуын һәм Татарстан башкаласының читтә калмавын ассызыклады. Мисал итеп Илсур Метшин җирле хакимиятләрнең тотрыклы үсеш максатлары буенча «Россиянең ирекле милли күзәтүен» әзерләүдә катнашуын китерде. «Җирле һәм төбәк хакимиятләре инде берничә ел рәттән БМО сәяси форумы һәм БМО Генераль ассамблеясе кебек әһәмиятле чараларга җәлеп ителә», – диде Илсур Метшин.

Сәламәтлек саклау системасын үстерү өчен күпдәрәҗәле диалог аеруча мөһим – бу кешеләр иминлегенең беренче нигезе. «Уңайлы экологик хәл формалаштыру, спорт белән шөгыльләнү өчен инфраструктура үсеше, үсеп килүче буын өчен сәламәт туклану, куркыныч авырулардан вакытында вакцинация кешенең сәламәтлеген тәэмин итү өчен кирәк, – дип билгеләп үтте «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге президенты. – Сәламәтлек саклау проблемаларын хәл итү хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең һәм кызыксынган якларның комплекслы якын килүен һәм катнашуын таләп итә».

Илсур Метшин сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясенә кадәр көтелгән гомер озынлыгы күрсәткечләрен арттыруда һәм халык үлемен киметүдә сизелерлек алга китешкә ирешелгән. Әмма вирус гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга кирәклеген күрсәтте. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» БМО-Хабитат белән берлектә шәһәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча махсус укыту программасын эшләде, ул сезгә конгресс барышында тәкъдим ителәчәк. Тормыш эшчәнлеге концепциясен кертү җирле һәм төбәк хакимиятләреннән билгеле бер тырышлык һәм, бәлки, структурадагы үзгәрешләрне дә, һичшиксез, уңай нәтиҗәләргә китерәчәк», – дип ассызыклады Илсур Метшин һәм пандемия барысын да күп нәрсәләргә өйрәтте, дип өстәде. «Пандемиядән чыгарылган дәресләр җирле хакимияткә җирле дәрәҗәдә гамәлләр кылу өчен җитәрлек вәкаләтләр бирү кирәклеген ассызыклый, шулай ук, җирле хакимият тәҗрибәсе нәтиҗәлерәк күтәрелергә ярдәм итсен өчен, милли һәм глобаль дәрәҗәләрдә карарлар кабул итүдә катнашу өчен»,– дип саный Илсур Метшин.

Билгеләп үтик, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасының Евразия җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Якутскида 24-нче июньнән 26-нчы июньгә кадәр уза. Анда җәмәгать сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау системасы, шәһәр тормышчанлыгы һәм климат үзгәрү белән көрәш, калдыклар белән идарә итү, тарихны һәм матди булмаган мирасны саклау кебек темалар буенча фикер алышу планлаштырыла. Сессия барышында катнашучыларга фикер алыша торган бурычларны хәл итүдә алдынгы тәҗрибә тәкъдим ителәчәк.

Фоторепортаж
Казан Мэры Евразиянең җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнашты
Видеорепортаж
25.06.2021 11:11
Казан Мэры Евразиянең җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнашты
Барлык яңалыклар