Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2021, 18:51

И.Метшин: «Бездә йолдызлар үстерү түгел, ә үзенчәлекле балаларның сәләтен тормышка ашыру мөмкинлеге бирү идеясе бар иде»

«Игелекле дулкын» генераль продюсеры Игорь Крутой билгеләп үткәнчә, балалар фестивальгә шатланып кайта.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь, Камилә Гобәйдуллина). «Игелекле дулкын» фестивале үзенчәлекле балаларның мөмкинлекләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә һәм аларга үзләрен табарга ярдәм итә. Бу хакта бүген гала-концерт алдыннан журналистлар белән матбугат конференциясендә Казан Мэры Илсур Метшин әйтте. Аның сүзләренә караганда, проект командасы алдында бу балалардан йолдызлар үстерү бурычы тормый, ә аларның изге теләкләрен үтәү генә. «Һәр чараның, фестивальнең үз бурычы бар. Без үзара килешкән, әлеге фестиваль өстендә эшләгән вакытта йолдызлар үстерү идеясе юк иде, бездә ниндидер сәбәпләре аркасында сәхнәгә чыгу мөмкинлеге булмаган үзенчәлекле балаларның сәләтен тормышка ашыру идеясе яшәде. Кайбер балаларның урамга чыгу мөмкинлеге дә юк иде, ә монда алар сәхнәгә чыга, сәхнә утлары астында басып тора, аларның үз тамашачылары бар. Бу инде тормыш үзе, бу инде казаныш», – диде ул.

И.Метшин сүзләренә караганда, оештыручылар өчен балаларга өмет һәм киләчәккә ышаныч бирү мөһим. «Без мөмкинлекләр ачабыз, балаларга, аларның әти-әниләренә бәхет, җылылык тәрәзәсе бүләк итәбез. Яшь талантлар сәхнәгә чыга һәм үзләрен йолдызлар итеп хис итә».

«Северная корона» социаль, мәдәни һәм хәйрия программалары фонды җитәкчесе Ирина Кудрина билгеләп үткәнчә, мондый фестивальләр балаларны стимуллаштыра һәм аларга алга таба укырга этәргеч бирә. «Әгәр бала әле ни теләгәнен аңламый икән, ул, мәсәлән, Дима Билан белән сәхнәгә чыга һәм чыгыш ясый ала. Җырчы аңа импульс, алга таба да җырлау теләге булсын өчен стимул бирә һәм бала моңа омтыла башлый. Фестиваль нәкъ менә шушы мөмкинлекләрне бирә. Киләчәккә кемнедер карау мәсьәләсе тормый», – диде ул.

Игорь Крутой академиясенең генераль директоры Стелла Хачанянц сүзләренчә, проектта катнашучылар үзләрен сәхнәдә ышанычлы хис итә һәм, мөгаен, киләчәктә моның белән шөгыльләнәчәк. «Алар артистлар белән очрашу мизгелен бик көтә. Без аларның һәрберсен иҗади киләчәк көткәненә ышанабыз. Без аларга моның белән ярдәм итәргә тырышачакбыз. Бу балаларның киләчәге бар, әмма боларның барысы да үзләреннән тора», - дип билгеләде ул.

«Игелекле дулкын» генераль продюсеры Игорь Крутой фестиваль балаларга дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итәчәк һәм оештыручылар аларны проекттан соң да күзәтергә тырышалар, дип өстәде. «Бездә беренче ел гына да катнашмый торган балалар бик күп. Алар безгә кире кайта. Ел саен киләләр. Значит, чувствуют в этом необходимость и интерес». Шулай ук ул киләчәктә фестивальнең географиясен киңәйтү, шул исәптән күбрәк юнәлешләр өстәү планлаштырылуы турында сөйләде.

Фоторепортаж
«Игелекле дулкын» фестиваленең матбугат конференциясе
Видеорепортаж
06.12.2021 17:03
Ратушада «Игелекле дулкын» фестивале кунаклары белән матбугат конференциясе узды
Барлык яңалыклар