В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Алтын алка» турнирының район этабында 1,8 меңнән артык яшь хоккейчы катнашты
Фото: Денис Гордийко
«Алтын алка» катнашучылары янына барып, шәхсән дәртләндерербез. Турнирда шәһәрнең барлык районнарыннан 73 хоккей командасы катнаша. Физик сәламәтлеккә файдадан тыш, бу безнең милли спорт төре. Алты ай кыш – командалы спорт төрләренең нинди сыйфатлар чыныктыруын үзебездә беләбез. Хоккей уйнау тәҗрибәсе булган һәм уйнауларын дәвам иткән кешеләр зур тормыш мәктәбе үтә, командада уйнау күнекмәләре ала, бер-берсенә терәк була. Без спортның барлык төрләренә дә бертигез зур игътибар бирәбез, әмма бу гади спорт кына түгел, күпкә кыйммәтрәк», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Ул өстәп әйткәнчә, хоккей мәйданчыклары ишегалларын проектлау вакытында совет чорыннан барлыкка килгән. «Әниләре тәрәзәдән балаларын хоккей мәйданчыгында күреп сөенә. Башта «Алтын алка»ны уйнаталар, кичкә өйләнергә дип кыз сорарга киләләр. Бу салкын боз мәйданчыгы тирәсендә шундый җылы хатирәләр, – дип уртаклашты шәһәр башлыгы. – Шуңа күрә һәр кышкы сезон безнең орбитага күбрәк яңа уенчыларны җәлеп итәргә тиеш. Димәк, хөрмәтле хакимият башлыклары, хоккей мәйданчыкларының торышына игътибар итик».

Линар Гарипов сөйләвенчә, быел ярышларның район этабында шәһәрнең җиде районыннан 1,8 меңнән артык яшь хоккейчы катнашкан. Ярышлар ишегалды мәйданчыкларында һәм гомуми белем мәктәпләренең хоккей тартмаларында узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча шәһәр күләмендә йомгаклау этабында катнашу өчен командалар сайлап алынды.
Февраль ахырында турнирның республика этабы старт ала. Дүрт яшь төркемендә командалар 4 апрельгә кадәр иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк.
«Казан балалар хоккеен үстерүгә аерым игътибар бирә. Район администрациясе, Мәгариф идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән бергәләп эшләү хоккей тартмаларын төзек хәлдә тотарга мөмкинлек бирә. Тренерларга рәхмәт, аларның ярдәме һәм йорт ишегалларында хезмәтләре нәтиҗәсендә булачак чемпионнар үсеп килә», – дип йомгаклады Линар Гарипов.
Легендар совет тренеры Анатолий Тарасов нигез салган «Алтын алка» турниры илдә 1964 елдан бирле үткәрелә. Ул Россиянең иң массакүләм балалар хоккей проектларының берсе буларак санала. Төрле елларда аның аша илебез хоккееның булачак йолдызлары Владислав Третьяк, Вячеслав Фетисов, Владимир Крутов һәм башкалар үткән.