Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.02.2021, 11:15

И.Метшин: «Бүген без ышанычлы төстә авырлыкларны җиңеп чыга алдык, барлык планнарыбызны үтәдек һәм арттырып үтәдек, дип әйтә алабыз»

Казан шәһәре Думасының V сессиясендә шәһәр Мэры «2020 елга Казанның 20 максаты» программасының үтәлеше турында хисап белән чыгыш ясады.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль, Алена Мирошниченко). Бу минутларда Ратушада Казан шәһәре Думасының V сессиясе уза. Анда Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бер ел элек анонсланган «2020 елга Казанның 20 максаты» программасы кысаларында башкарылган эшләр турында хисап тотты. Мэр үз чыгышында билгеләп үткәнчә, башланган пандемия шартларында, куелган югары планнарга ирешү чынга ашмаслык тоелган. «Әмма бүген без ышанычлы төстә бу авырлыкларны җиңеп чыга алдык, барлык планнарыбызны да үтәдек һәм арттырып үтәдек, дип әйтә алабыз», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы һәм сессиядә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Гыйнвар-декабрь айларында сәнәгый җитештерү индексы 101% тәшкил иткән. Ел башыннан эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан төп капиталга 160 млрд сумга якын инвестиция җәлеп ителгән.

«2020 ел бөтен кешелек җәмгыяте, илебез, Татарстан Республикасы һәм Казан өчен моңарчы күрелмәгән җитди сынау булды. Безгә күп кенә билгесезлекләр белән бәйле катлаулы бурычларны оператив рәвештә хәл итәргә туры килде –профилактикадан һәм дәвалаудан алып, икътисади һәм кеше потенциалын, мәгариф процессын, шәһәр яшәешен тәэмин итү системаларын саклап калуга кадәр», – диде И.Метшин үз хисабы барышында.

Ел нәтиҗәләре буенча, ваклап сату әйләнеше 2019 ел дәрәҗәсеннән 93,7% тәшкил итте, ә җәмәгать туклануы әйләнеше чиреккә кимеде. Сәүдә үзәкләрендә сатып алу трафигы 30%-ка кимегән. «Кыенлыкларга карамастан, шәһәр икътисады күрсәткечләре күпчелек юнәлешләр буенча тотрыклылык күрсәтә. Гыйнвар-декабрь айларында сәнәгый җитештерү индексы 101% тәшкил итте. Ел башыннан эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан төп капиталга 160 млрд. сум тирәсе инвестицияләр җәлеп ителде», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

И.Метшин искә төшереп үткәнчә, 2020 елга Казан бюджеты 24 млрд 964 млн сум күләмендә расланган. Аның үтәлеше катлаулы икътисади хәлдә башкарылган. Икенче кварталда керемнәр буенча тулып җитмәү, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 930 млн сум тәшкил иткән.

Шәһәрдә төп өстенлек хезмәт хакы, салымнар, коммуналь түләүләр һәм чыгымнарны оптимальләштерү буенча беренчел чыгымнарны тәэмин итү булды. Казан хакимияте 380 млн сум акчаны янга калдыра алган.

Керемнәр керү белән бәйле вәзгыять дүртенче квартал ахырына тотрыкланды, ул 20% үсеш белән башкарылды. Гомумән алганда, 2020 елда керемнәр буенча бюджет үтәлеше 29 млрд 51 млн сум тәшкил иткән.

Моннан тыш, муниципалитетка ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан 3,4 млрд сумлык финанс ярдәме күрсәтелгән. «Федераль һәм республика программалары шәһәр икътисадына җитди ярдәм күрсәтте. Пандемия шартларында аларның берсе дә туктатылмаган булуын билгеләп үтәм», – диде И.Метшин.

Шәһәрдә коронавирус пандемиясе елында медикларга ярдәм итү чаралары күрсәтелгән, шунда ук бизнес вәкилләре дә җавап биргән. Шулай итеп, муниципалитет медицина хезмәткәрләре өчен хезмәт автомобильләре һәм бушлай йөрү машиналары, эшмәкәрләр – такси һәм машина салоны операторлары –шулай ук табибларны автомобильләр белән тәэмин иткән. Кунакханә хезмәткәрләре медиклар өчен номер фонды, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре түләүсез туклану, мохтаҗлар өчен азык-төлек җыелмалары, хастаханәләр өчен мебель, җиһазлар, гигиена чаралаоры белән тәэмин итүне оештырган.

И.Метшин ассызыклаганча, Казан пассажир ташучылары илдә, беренчеләрдән булып, җәмәгать транспорты салоннарының дезинфекциясен үткәрә, ә торакчылар подъездларны көндәлек санитар эшкәртү белән шөгыльләнә башлаган. «Болар барысы да казанлыларның үздисциплинасы белән бергә вирус таралуның критик темпларын булдырмаска ярдәм итте, нигездә, шәһәр халкының дистәләгән мең гомерен коткарды», – дип белдерде ул.

Бу катлаулы чорда кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә аерым игътибар бирелгән. Әйтик, шәһәрдә төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлардан баш тартканнар һәм муниципаль парковкаларның эш режимын йомшартканнар, шәһәр программасын субсидияләү һәм үзмәшгульләр өчен грантлар бирүне керткәннәр, стационар булмаган сәүдә объектлары һәм тышкы реклама чаралары буенча түләүләрдән азат иткәннәр, ресторан һәм кафелар өчен бушлай урам верандалары урнаштырганнар. Бизнеска ярдәм итүгә юнәлтелгән акчаларның гомуми суммасы 372 млн сум тәшкил иткән.

Быел беренче тапкыр Илсур Метшин казанлылар алдында 2020 елда башкарылган эшләр турында видеоформатта хисап тотачак. Өч видеороликта Казан Мэры узган елгы төп казанышлар турында сөйләде. Бүген Мэриянең YouTube рәсми каналында беренче хисап ролигы тәкъдим ителде.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясе, 24.02.2021
Видеорепортаж
24.02.2021 13:31
Илсур Метшин «2020 елга Казанның 20 максаты» программасының үтәлеше турында хисап тотты
Барлык яңалыклар