Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.06.2020, 15:33

И.Метшин: «Бүгенге транспорт йөкләнешендә барысын да элеккечә калдыра алмыйбыз»

Казанда шәһәрнең үзәк урамнарында юл хәрәкәтен үзгәртеп оештыруның беренче чираты старт алды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь, Алена Мирошниченко). Казанда ел ахырына кадәр шәһәр үзәгендә транспорт хәрәкәтенең яңа схемасын гамәлгә ашыралар. Проектны тулысынча гамәлгә ашыру киләсе елда тоткарлыклар вакытын 40%-тан күбрәккә киметергә, уртача тизлекне 8%-ка арттырырга, Сул Болак урамын транзит агымыннан азат итәргә һәм Татарстан урамы белән чатта Болак буйлап тагын да куркынычсызрак хәрәкәт булдырырга мөмкинлек бирәчәк. «Бу катлаулы карар. Без аның өстендә ЮХИДИ, Транспорт комитеты белән берлектә озак эшләдек, - дип шәрехләде бу карарны Казан Мэры Илсур Метшин. - Яңа схема без дистә еллар дәвамында күнеккән хәрәкәт юнәлешен кардиналь үзгәртә. Әмма бүгенге транспорт йөкләнеше вакытында без барысын да элеккечә калдыра алмыйбыз. Без бит елына 40 меңләп автомобильгә артабыз».

«Боҗра» төен участогы проблемасын комплекслы хәл итәргә кирәк

Илсур Метшин бүген коронавирус таралуга каршы тору буенча штаб утырышында ассызыклаганча, автомобилизация артуы һәм шәһәр үсеше, юллар төзүдән тыш, транспорт агымнарын яңадан карарга һәм «ревизия» үткәрергә мәҗбүр итә. «Без юлларны төзеп һәм капиталь төзекләндереп кенә калмыйбыз, ә даими рәвештә Россия институтлары белгечләре белән бергә гамәлдәге транспорт системасын һәм хәрәкәт схемасын ничек яхшыртырга икәнен өйрәнәбез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Схеманың беренче чиратын үзгәртеп оештыру эшләрен бу сезонда тәмамлау күздә тотыла.

Казанда транспорт агымнарын модельләштерү өчен Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе каршында Транспортны планлаштыру бюросы төзелде. И.Метшин сүзләренчә, миллионлы шәһәр мондый аерым органнан башка яши алмый.

Транспортны планлаштыру бюросының эшен контрольдә тотучы Казан баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Универсиада проспекты, Щербаков тыкрыгы участогында бөкеләр мәсьәләсе хәл ителде. «Юл-транспорт вәзгыятенә һәм шәһәр төзелеше үсешенә анализ ясаганда, без «Боҗра» төен участогы проблемасын комплекслы хәл итәргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек», - дип хәбәр итте спикер.

Аның сүзләренчә, перспективада тимер юл һәм Киров дамбасы тирәли Зур Казан боҗрасының йомылышы бүген шәһәр үзәге аша баручы транспорт транзит агымын күчерергә мөмкинлек бирәчәк. Әмма әлегә, Зур Казан боҗрасы тулысынча йомык булмаганда, Казанның көньяк-көнчыгыш территорияләреннән транзит Универсиада проспекты буенча һәм алга таба, нигездә, Профсоюз һәм Уң як Болак урамнары буйлап хәрәкәт итә.

Проект тәкъдимнәрен анализлау һәм аларны исәпләү өчен белгечләр Казанның үзәк өлешендәге 3,5 кв.чакрым мәйданның компьютер микромоделен эшләгәннәр. Мәгълүматлар эш көннәрендә Юл хәрәкәтенең автоматлаштырылган хәрәкәт системасының адаптив системасы датчикларыннан һәм камераларыннан эш көннәрендә иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә алынган мәгълүматлар һәм натур тикшеренүләр белән җыелган. Модель шулай ук Казанның транспорт моделе белән, Мәскәүнең Генпланы институты тарафыннан Казанның Генпланын эшләү кысаларында башкарылган.

Модельгә хәрәкәтне оештыруның берничә сценарие салынган һәм үзгәртелгән һәм гамәлдәге хәрәкәт буенча күрсәткечләр белән вариантларга чагыштырма анализ ясалган. Иң яхшы вариант республика җитәкчелегенә, ЮХИДИ, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына тәкъдим ителде һәм хупланды, дип билгеләп үтте Т.Кадыйров. «Бу вариантны модельләштерү нәтиҗәләре тоткарлану вакытының 40%-тан артыкка кимүен, уртача тизлекнең 8%-ка артуын күрсәтте», - дип ассызыклады спикер һәм исәпләгәндә транспорт чаралары агымының гамәлдәге хәрәкәт белән чагыштырганда 17%-ка артуы исәпкә алынды, дип өстәде.

«Проектның мөһим өлеше - Болак буйлап иҗтимагый киңлек оештыру»

Шулай итеп, ахыргы вариантта Тихомирнов урамы, Щербаков тыкрыгы, Профсоюз урамы буенча Меңьеллык мәйданына таба берьяклы хәрәкәт оештырыла. Кире юнәлештә берьяклы хәрәкәт Уң як Болак урамы буенча, Меңьеллык мәйданыннан Назарбаев урамына кадәр, агымның Сәлимҗанов урамына керүе белән бара.

Сул як Болак урамында велоюллар аерып чыгару һәм йортлар янында тротуарны киңәйтү белән ике яклы җирле хәрәкәт оештырылачак. Сул як Болак урамындагы участок - Татарстан урамыннан Париж Коммунасы урамына кадәр, анда заездлар юк, КФУның педагогика факультеты бинасы каршында бердәм киңлекне оештыру һәм Болак белән элемтә булдыру белән җәяүлеләр өчен участокка үзгәртелергә мөмкин. «Әлеге вариант белән өстәмә рәвештә Сул як Болак, Татарстан, Уң як Болак һәм Сәлимҗанов урамнарының катлаулы һәм куркыныч киселеше хәл ителә», - дип билгеләп үтте Т.Кадыйров.

«Проектның мөһим өлеше Болак буйлап яңа иҗтимагый киңлекне оештыру тора, аңа Сул як Болак урамы чыгачак. Сул як Болак урамы үзе транзит (үтәли хәрәкәт) булмаячак. Ул үзендәге объектларга җирле подъездларны тәэмин итәчәк», - диде спикер. Биредә шулай ук Кабан күле яры һәм Казансу яры буйлап (Меңьеллык мәйданы аша) гамәлдәге велоюллар белән тоташтыру өчен аерымланган велосипед юлы оештыру планлаштырыла. Шәһәрнең баш архитекторы урынбасары сүзләренчә, мондый карар киләчәктә Болакның үзен төзекләндерү буенча идеяләрне һәм түбән яр буйлары белән мөмкин булган элемтәләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Элегрәк моны Кабан күле яр буен проектлаучылар тәкъдим иткән иде.

«Сул як Болак урамындагы җәяүлеләр хәрәкәте өстенлеге белән куркынычсызрак мохит булдыру бу урынны һәм бөтен Болак артын үстерү өчен импульс бирергә мөмкинлек бирәчәк. Бу башка илләрдәге охшаш мисалларда бар иде. Моннан тыш, идея Казанның тотрыклы үсеш концепциясен эшләүчеләр куйган максатларны чагылдыра», - дип ассызыклады нотыкчы.

«Боҗра» төенендә светофор буенча бердәм җәяүлеләр кичүе оештырылачак

Т.Кадыйров хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә проектны гамәлгә ашыруның беренче чираты эшләнгән.

«Боҗра» төенендә утраучыклар юк ителәчәк, һәм өч җәяүлеләр кичүе урынына (аларның икесе бүген көйләнми торган) светофор буенча көйләү белән бердәм җәяүлеләр кичүе оештырылачак. Ул «Боҗра» сәүдә үзәгеннән КФУның финанс факультетына таба чыгу урынында урнашачак.

Моннан тыш, Бутлеров урамы аша яңа җәяүлеләр кичүе барлыкка киләчәк - Вахитов һәйкәленнән финанс факультеты баскычына таба.

«Светофорларның фазаларын һәм циклларын анализлап, Пушкин урамы аша җәяүлеләр кичүен оештыра алдык. Бу җәяүлеләр өчен бик кирәкле элемтә. Көн саен йөзләгән студент КФУның төп кампусыннан финанс факультетына бара. Әмма Ленин бакчасы янындагы якындагы җәяүлеләр кичүенә кадәр монда ярты километрдан артык, ә җир асты кичүе аша ыргак 300 метр тәшкил итә», - дип аңлатты Т.Кадыйров.

Профсоюз урамындагы чатларда яңа светофорлар урнаштырылачак

Чираттагы участок - Профсоюз урамының Меңьеллык мәйданына тоташу урыны. «Бүгенгә бу җәяүлеләр кичүе көйләнми торган һәм Профсоюз урамындагы төп ташкынны «агызу» белән бәйле куркыныч урын. Безнең проектта биредә җәяүлеләр өчен көйләнә торган чыгу юлы һәм аерым фазада керү һәм Ташаяк урамына «китү» мөмкинлеге булган тулаем юл чаты оештырыла. Биредә яшел зонаны үзгәртеп кору һәм метроны узу коридорына «кермичә» челтәрләрне яңадан урнаштуру кирәк булачак», - дип сөйләде спикер.

Моннан тыш, проектның икенче чиратын гамәлгә ашырганда, стадион каршындагы аерым яшел утрауны берләштерү хисабына Меңьеллык мәйданы территориясе үзе дә артырга мөмкин. Т.Кадыйров сүзләренә караганда, бу әлеге әһәмиятле урынның җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәм итәчәк һәм мәдәни-массакүләм чаралар уздыру өчен өстәмә мөмкинлек тудырачак.

Беренче чират кысаларында шулай ук Профсоюз урамындагы чатларда яңа светофорлар урнаштыру да планлаштырылган. Әзерләүче билгеләп үткәнчә, бүген һәр юл чаты машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә куркыныч тудыра. Светофорлар урнаштырып, «яшел дулкын» режимнарын көйләргә, шулай ук аларны идарә итүнең адаптив системасына тоташтырырга мөмкин булачак.

«Беренче чират чараларын гамәлгә ашыру инде башлана һәм бу сезонда төгәлләнергә тиеш. Барлык бу карарлар транспортның куркынычсыз һәм каршылыксыз хәрәкәтен оештырырга гына түгел, шәһәрнең үзәгендә җәяүлеләр өчен уңайлы шартлар һәм мохит тудырырга да мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Т.Кадыйров.

Шәһәр Мэры билгеләп үткәнчә, барлык үзгәрешләр этаплап кертеләчәк. «Быел машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр ияләшәчәк беренче, зур булмаган үзгәрешләрдән башлыйбыз. Аннары кардиналь яңалыкларны кертәчәкбез», - дип йомгаклады И.Метшин.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 22.06.2020
Видеорепортаж
22.06.2020 12:26
Казан үзәгендә юл хәрәкәтен үзгәртеп оештыралар
Барлык яңалыклар