Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.06.2019, 06:00

И.Метшин: «Ураза бәйрәме гаиләләрегезгә шатлык-сөенечләр, җан тынычлыгы, игелек һәм иминлек китерсен»

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне изге Рамазан аеның тәмамлануы белән тәбрик итте.

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне Ураза гаете белән тәбрик итте.

«Хөрмәтле казанлылар!

Сезне изге Ураза гаете уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм! Ислам динендәге иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган әлеге көн Рамазан ае төгәлләнүне белдерә. Ул мөселманнарның бердәмлеге, юмартлыгы, киң күңеллелеге символы булып тора, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хисләре уята, ата-бабаларыбызның нәсыйхәтләрен истә тотарга, халкыбызның гореф-гадәтләрен сакларга һәм хөрмәтләргә өнди. Башка традицион конфессия вәкилләре белән берлектә Казан мөселманнары илебез тормышында актив катнашалар, яшь буынны тәрбияләүгә өлеш кертәләр һәм җәмгыятебездә гражданнар арасындагы дуслыкны сакларга ярдәм итәләр. Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы алга таба да төрле дин һәм милләт вәкилләренең үзара аңлашып, тату яшәүләре үрнәге булып калыр дип ышанам. Ураза бәйрәме гаиләләрегезгә шатлык-сөенечләр, җан тынычлыгы, игелек һәм иминлек китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Ураза гаете мөбарәк булсын!» - диелә котлауда.

Барлык яңалыклар