Совет районында 11 торак комплекс төзү, ә елга порты янында 10 километрлы яр буен төзекләндерү күздә тотыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь, Алинә Бережная). Бүген эшлекле дүшәмбедә Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина шәһәр үсешенең яңа нокталарында территориянең планлаштырылган проектлары нигезендә төзелеш планнары турында сөйләде. «Территорияне планлаштыру проекты әле барлык карарларны моменталь гамәлгә ашыруны гарантияләми, әмма территорияне үстерү комплексы каршында нигез булып тора», – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.
«Территорияне планлаштыру проекты – торак, социаль объектлар, юл инфраструктурасы, яшел утыртмалар һәм җәмәгать урыннары балансы турында төгәл аңлау һәм күзаллау бирә торган нигез ул. Бу территориянең үсеш потенциалын чагылдыра торган план», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы, проектларны гамәлгә ашыру өчен инвестицияләр кирәк, дип өстәде.
«Бер план гына аз, төзелеш өчен инвестицияләр һәм төгәл шәһәр төзелеше карарлары кирәк, без алар турында төзелеш базарында катнашучылар, җәмәгатьчелек, архитекторлар белән фикер алышабыз, – диде И .Метшин. – Бу аңлаешлы шәһәр төзелеше сәясәтенә һәм барлык төзүчеләр өчен бердәм үтә күренмәле кагыйдәләргә ия булырга мөмкинлек бирә, анда пунктларның берсе – төзелеш ниятләрен планлаштыру проекты нигезендә генә гамәлгә ашыру». Бу, шәһәр башлыгы фикеренчә, Казанга чит төзүчеләрнең игътибарын җәлеп итә. «Бездә Мәскәү, Урал, Камчаткадан бик күп девелоперлар бар. Алар шәһәрнең теге яки бу мәйданчыклары белән күбрәк кызыксыналар», – дип хәбәр итте Илсур Метшин.
Төбәкнең расланган һәм эшләнә торган проектлары турында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина җентекләбрәк сөйләде. «Быел Казан территорияне планлаштыру проектларын гамәлгә ашыру тенденциясен дәвам итте, транспорт инфраструктурасының линияле объектларына – шәһәр юлларына басым ясады, – дип билгеләп үтте ул. – Машина юллары челтәрен киңәйтү буенча кызу темплар, шәһәрнең төрле районнары юллары белән тигез тәэмин итү – барлык бу факторлар икътисадның нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра һәм территориянең киләчәк үсеше потенциалына уңай йогынты ясый».
Киң күләмле проектларның берсе – Вознесение трактын төзү, ул Мамадыш трактын бушату белән бергә, өлешчә Ершов, Патрис Лумумба һәм Космонавтлар урамнарын бушатачак, алар хәзерге вакытта шәһәрдән чыгу өчен транзит агымы белән йөкләнгән. Шулай ук яңа юл Вознесение, Большие Клыки, Самосырово, Салмачы, Привольный, Вишневка бистәләрендә, «Весна» һәм «Светлая Долина» торак комплексларында юл проблемаларын өлешчә хәл итәчәк.
И.Төхвәтуллина искәртеп узганча, Вознесение трактының беренче этабы территориясен планлаштыру проекты узган ел расланган иде, ул тракт буенча хәрәкәт итүне тәэмин итә торган өстәмә съездлар һәм җирле юллар оештыруны, шулай ук өч җир асты җәяүлеләр кичүе һәм тимер юл аша юлүткәргечне оештыруны күздә тота. Ә быел ТР Министрлар Кабинеты Җиңү проспектыннан алып «Идел» М7 автомобиль юлына кадәр участокта Вознесение тракты төзелешенең икенче этабының территорияне планлаштыру проектын раслады. Бу Совет районының якындагы территорияләрен үстерү өчен куәтле этәргеч булды.
Март аенда расланган планлаштыру проекты нигезендә, Родина, Даурия, Гвардия һәм Гадел Кутуй урамнары чикләрендә, 293 гектар мәйданлы территориядә 851 мең кв.метрлы 11 торак комплекс төзү күздә тотыла, анда 38 мең кеше яши алачак, коммерция объектлары, шулай ук транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары, социаль объектлар, мәктәпләрне, балалар бакчаларын да кертеп, шулай ук сменага 400 өлкән кеше һәм 300 балага исәпләнгән поликлиника булачак.
«Территорияне планлаштыру һәм үзләштерүгә комплекслы якын килү территорияне әлеге магистраль белән үзара бәйләргә һәм инженер инфраструктурасын үстерүне күздә тотарга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте Казанның баш архитекторы.
Вознесение трактының беренче участогына элек расланган «Седьмое небо» торак районы территориясенең бер өлешен планлаштыру проекты, Гадел Кутуй урамы буенча территорияне планлаштыру проекты килә, алар шулай ук социаль инфраструктура объектлары белән күпфатирлы торак төзелешен урнаштыруны күздә тота.
Вознесение трактының икенче этабы чикләренә «Нокса авышлыгы», «Поселок офицеров» территориясе планировкаларының расланган проектлары һәм «Яңа Вознесение», «Яңа Вознесение - 2» һәм «Көньяк парк» территорияләре килә.
Районда транспорт ситуациясен яхшырту Патрис Лумумба урамы, Альберт Камалиев проспектыннан Нәҗип Җиһанов урамына кадәрге участокта автомобиль юлы төзү хисабына күздә тотыла. «Бу бик аз вакыт эчендә шәһәрнең үзәгеннән Мамадыш тракты буйлап М7гә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Илсөяр Төхвәтуллина.
Зур Казан боҗрасын төзү кысаларында быел ТР Министрлар Кабинеты ике юл участогын планлаштыру проектларын раслады - Тихорецкая урамы буйлап Техника урамыннан Магистраль урамына кадәр һәм Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәр. «Бу юллар төзелеше елга порты районындагы территорияне куәтле үстерүгә мөмкинлек бирә, без аны шәһәрдәге энҗе бөртеге, тормыш өчен дә, эш өчен дә, ял өчен уңайлы итәргә телибез», – дип хәбәр итте И.Төхвәтуллина.
Хәзер Порт, Меховщиклар, Магистраль һәм Лесная Гавань урамнары белән чикләнгән территорияне планлаштыру проекты эшләнә. Шәһәрнең баш архитекторы сүзләренә караганда, биредә, нигездә, урта катлы күп функцияле төзелеш, төп шәһәр төзелеше нокталарында, биек доминантлар белән бергә, күздә тотыла. Бөтен яр буе зонасы буйлап 10 км озынлыктагы өзлексез төзекләндерелгән яр буе ачу планлаштырыла. «1 млн кв.м мәйданлы иҗтимагый һәм коммерцияле зоналар белән беррәттән, территориядә 1,5 млн кв.м торак төзелеше планлаштырыла», – дип сөйләде Илсөяр Төхвәтуллина.
Территориянең җәяүлеләр һәм транспорт бәйләнешен арттыру өчен проектта заманча транспорт, велосипед һәм җәяүлеләр элемтәләре каралган. Быелның августында беренче этап – Порт, Девятаев, Меховщиклар урамнары белән чикләнгән территорияне планлаштыру проекты расланган инде.
Шәһәрнең көнбатыш өлешендә Горький Шоссесы дублер-юл төзелеше бара – ул Несмелов урамыннан Займище районында М7 трассасына кадәр. Хәзерге вакытта юл төзелешенең беренче этабы – Несмелов урамыннан булачак экорайонга кадәр участок тәмамлана.
Ел ахырына кадәр әлеге магистральнең участогы М7 трассасына кадәр Идел аша күпергә кадәр планлаштыру проектының икенче этабы. Юлның икенче этабы Куземетьево һәм Займище территориясен үстерүгә хезмәт итәчәк, анда түбән катлы торак төзелеше, рекреацион зоналар һәм һөнәри, яшүсмерләр һәм балалар гольфын үстерү үзәге урнаштыру планлаштырыла, бу ерак районда яшәүчеләрнең спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк, дип ышана шәһәрнең баш архитекторы.
Горький шоссесының дублер юлына шулай ук элек расланган «Хәрби шәһәрчек 32», «Юдино», «Казансу елгасының иске үзәне һәм Адмиралтейство бистәсе» территориясе планировкалары проектлары, шулай ук хәзерге вакытта эшләнә торган «Иске Аракчино – Игумново» территориясен планлаштыру проекты якын килә.
Шуның белән бергә, агымдагы елның августында Комлы Кавалдан төньяктарак урнашкан территорияне планлаштыру проекты расланды, документ шәхси торак төзелешен һәм социаль объектларны күздә тота.
Моннан тыш, Боровое Матюшинодагы юл янәшәсендә хәзерге вакытта «Времена года» һәм «Южный парк» торак комплекслары арасында халыкка хезмәт күрсәтү объектлары белән күпфатирлы торак төзелешкә басым ясап, рекреацион зонаны үстерү белән территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектын актив эшләү алып барыла.