1 нче сентябрьгә Казанда яңа мәктәп ачылачак, анда үзенең коворкингы һәм балконлы актлар залы булачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Традицион рәвештә яңа уку елына без яңа мәктәпләр ачабыз, һәм бу ел да искәрмә түгел. Тагын 300 укучыга исәпләнгән 18 нче номерлы гимназиянең яңа корпусында төзелеш эшләре тәмамланып килә. Бу зур ашханә, спорт һәм актлар залы булган заманча мәктәп булачак, – дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Гимназия укучылары – якын-тирә йортларда гына түгел, күрше бистәләрдә дә яшәүче балалар. 1 нче сентябрьдә алар өй туен билгеләп үтәчәк».
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, 18 нче номерлы гимназиягә янкорма төзүдән тыш, хәзерге вакытта тагын ике мәктәпне төзү буенча әзерлек эшләре алып барыла. Аларны ачу киләсе елга планлаштырылган.
Кол Гали ур., 13 адресы буенча урнашкан 18 нче номерлы гимназиянең беренче бинасы 1982 елда балалар бакчасы буларак төзелә һәм 1994 елда гимназия итеп үзгәртелә. Халык күп яши торган районда урнашкан уку йорты мәйданын киңәйтүгә мохтаҗ була. 2,6 мең кв. м мәйданлы ике катлы бина яңа уку елына башлангыч сыйныфлар өчен ясала – анда 240 укучы белем алачак.
10,7 мең кв. м мәйданлы яңа корпуста урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен дәресләр узачак, аның проект куәте – 300 кеше. Бинаның беренче катында мәктәп рестораны форматында ашханә урнашкан, биредә бер үк вакытта 200 дән артык укучы төшке аш ашаячак. «Укучылар өч сменада тукланачак, ә ашханәнең җиһазландырылышы заманча шәһәр рестораныннан бер дә ким түгел», – дип сөйләде шәһәр башлыгына «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәдшина.
Аның сүзләренә караганда, ашханәнең дизайн-проектын эшләүгә Казанның Фешин исемендәге сәнгать училищесы студентлары җәлеп ителгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча училищены тәмамлаган Анна Вопилованың проекты җиңгән. Проект идеясенең нигезен модернизацияләнгән татар мотивлары тәшкил итә, ул мозаика системасы буенча эшләнгән – хәзер ашханәдә әлеге дизайн-проект буенча бизәкләү эшләре алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, яңа уку елында Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә 144 мәктәп рестораны эшләячәк – ашханәләрнең гомуми саныннан 78% ы. Бу җәйдә 30 уку йорты бинасында урнашкан 31 ашханәдә эшләр бара.
Казан Мэры шулай ук 350 кешелек актлар залын карады, биредә тамашачылар өчен балкон һәм яңа иркен спорт залы каралган. Гимназиянең иске корпусында 36 кв. м мәйданлы кечкенә спорт залы булган, шуңа күрә физкультура дәресләре ешрак урамда үткәрелгән. «Яңа спорт залының функционалына шәһәр спорт комплекслары көнләшерлек, – дип билгеләде Илсур Метшин. – Биредә балалар спорт белән шөгыльләнә, шулай ук төрле ярышларга әзерләнә алачак».
Шәһәр башлыгы шулай ук уку биналарының дизайнына да игътибар итте. Илсур Метшин гимназия юкка гына «Галәм» исемен йөртми, дип ассызыклады: «Бу – чын мәгънәсендә белем галәме булып тора торган урын».
Яңа уку корпусының дүртенче катында уку сыйныфлары янында якты атриум белән ял итү зонасы урнашкан. «Әлеге зонаның дизайны укучылар белән берлектә, аларның теләкләрен исәпкә алып эшләнгән. Хәзер бу дәресләрдән соң ял итү зонасы гына түгел, ә чын мәктәп коворкингы да», – дип сөйләде Мэрга Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров.
«Барлык эшләр дә ахырына якынлашып килә. Уку елы башына гимназиядә укучыларны һәм укытучыларны лаеклы каршы алу өчен барысы да булачак», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Мәктәп территориясен төзекләндерүдән тыш, уку йорты янындагы квартал эчендәге юлларны һәм Кол Гали урамындагы 15/21 нче номерлы йорт ишегалдын комплекслы ремонтлау бара, анда 1,3 меңнән артык кеше яши. Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы буенча алып барыла.
«Бүгенге көндә актив эш алып барыла – асфальт өслеге салына, тротуарлар төзекләндерелә, урам утлары алмаштырыла. Якын арада эшчеләр балалар уен мәйданчыгын урнаштыруга һәм ишегалдының яшел зонасын төзекләндерүгә керешәчәкләр», – дип хәбәр итте шәһәр башлыгына Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. Парковка урыннарына аерым игътибар бирелде – аларның саны 28 дән 102 гә кадәр арттырылды.
Быел Казанда барлыгы 466 йортның 266 ишегалды төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә 224 йорт территориясендә ремонт эшләре тәмамланган һәм 190 объектта эшләр алып барыла. Эшләр 75% ка башкарылган.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов катнашты.