Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.06.2022, 10:33

И.Метшин «Апуш» балалар театр студиясенең беренче спектакле премьерасында булды

Шәһәр башлыгы яшь артистларны премьера белән котлады һәм алар белән истәлеккә фотога төште.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июнь). Казанның «Апуш» балалар театр студиясе үзенең беренче спектаклен «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә татар телендә тәкъдим итте. Кичә Казан Мэры Илсур Метшин студиянең 30 яшь актеры катнашкан спектакльне карады, тамаша татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде. Спектакльдән соң шәһәр башлыгы сәхнә артында яшь артистлар белән аралашты, аларны премьера белән котлады, чәчәк бәйләме тапшырды һәм истәлеккә фотога төште.

Тамашачыларга драматург Равил Бохараев пьесасы буенча Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә эшләнгән «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле тәкъдим ителде. Куелышка музыканы композитор Зөлфәт Вәлиуллин язган, ә спектакльнең сценографы һәм рәссамы – Казан сәнгать училищесы студенты, Камал театрының баш рәссамы Сергей Скомороховның шәкерте – Анна Новикова. Спектакльдә балалар махсус тегелгән костюмнарда чыгыш ясадылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, театр студиясендә дүрт ай дәвамында шөгыльләнүче балалар Халыкара театр көненә багышланган видеоролик төшерүдә катнашырга һәм Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында шигырь чарасында чыгыш ясарга өлгерделәр.

Киләсе елда Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында студиянең филиалын ачарга планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, «Апуш» балалар татар театры студиясе Казан Мэриясе патронажы астында ачылды. Бу елның кышында проектка кастинг булды, анда 100 теләк белдерүче 9-15 яшьлек балаларның 30 ы сайлап алынды. Студиядәге дәресләргә балалар бушлай йөри. Атнага өч тапкыр алар белән Казан театрларының танылган артистлары шөгыльләнә, балаларга сәхнә сөйләме, актерлык осталыгы, вокал серләрен өйрәтәләр. Яшь артистлар педагоглар белән бергә татар телендә спектакльләр әзерли, мастер-классларда катнаша. Студияне актерлык осталыгы буенча педагог, «Перспектива» гранты иясе Алия Фәйзрахманова җитәкли.

Фоторепортаж
«Апуш» балалар театр студиясе үзенең беренче спектаклен тәкъдим итте
Видеорепортаж
07.06.2022 10:23
Казанның «Апуш» балалар театр студиясе үзенең беренче спектаклен тәкъдим итте
Барлык яңалыклар