Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2026, 14:49

И.Метшин: «Соры йөк ташучылар» мәсьәләсендә тәртип урнаштырырга вакыт»

Узган ел Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 121 законсыз чүплек ачыкланган

Марат Мөгыйнов фотосы

Узган ел Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында урнашкан 121 законсыз чүплектән 5 мең тоннадан артык төзелеш калдыгы чыгарылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында район администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.

«100 дән артык законсыз чүплек – бу бик зур эш, әмма без «эзләренә басып киләбез». Әлеге районнарның чүплекләреннән генә 5 мең тоннадан артык төзелеш калдыгы чыгарылган – әлбәттә, бу зур сан. Шәһәрдә бара торган күпсанлы төзелешләр сөендерә, әмма «соры йөк ташучылар» мәсьәләсендә тәртип урнаштырырга вакыт», - диде Казан мэры Илсур Метшин һәм хокук саклау органнарына, шәһәр прокуратурасына «соры йөк ташучылар» белән көрәш эшен контрольгә алырга кушты.

«Соры йөк ташучылар» шул бер үк оешма инде ул – көн саен закон боза торган тотрыклы төркемнәр. Без социаль өлкәне төзекләндерүгә юнәлдерә алырлык акчаларны тонналап төзелеш калдыгын җыю эшенә тотабыз. Ни кызганыч, гәрчә болар барысы да норматив актлар һәм үтәлми торган закон белән җайга салынса да, без бу эшне башкарырга мәҗбүрбез. Әйдәгез, көчебезне берләштереп, тәртип урнаштырыйк һәм штрафларны катгыйландыру буенча дәүләт советына мөрәҗәгать итик», - дип өстәде шәһәр башлыгы.

Чыгыш ясаучы хәбәр иткәнчә, узган ел Казан бистәләрендә каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен гомуми бәясе алты миллион сумлык алты мәйданчык төзекләндерелгән. Мәйданчыкларны төзекләндерүдән тыш, калдыкларны кабул итү һәм төрләргә бүлеп аеру буенча ике пункт оештырылган, алар калдыкларны төп биш төргә: металл, кәгазь, пластик, пыяла һәм төзелеш калдыкларына бүлергә мөмкинлек биргән. Болай эшләү «соры йөк ташучылар» эшчәнлеген кыскартырга, чүп җыюны тәртипкә салырга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте Ренат Шәмсетдинов.

Бер үк вакытта законсыз чүплекләр белән актив көрәш дәвам иткән. Узган елны 121 чүплек юк ителгән, алардан 5 мең 800 тоннага якын төзелеш калдыгы чыгарылган. Кабат чүплекләр барлыкка килмәсен өчен, бер участокка 400 агач утыртылган.

Моннан тыш, администрация иске гаражларны сүтү һәм ташландык автотранспортны эвакуацияләү белән актив шөгыльләнә. Узган елны гына да районнар территориясендә 103 металл гараж сүтелгән, аларның күбесе аңлату эшләре барышында, 32 гараж исә контракт акчалары хисабына сүтелгән.

Ишегалларыннан машина кую урыннарын биләп торучы, янгын сүндерүчеләргә һәм ашыгыч ярдәмгә, кар чистарту техникасына комачаулый торган 28 автомобиль алынган. 150 милекче машиналарны күчерү турындагы таләпне үз теләкләре белән үтәгән, дип билгеләп үтте Ренат Шәмсетдинов.

Шулай ук администрация тарафыннан Сосновский балтырганына каршы көрәш чаралары күрелгән. Барлыгы 3 мең квадрат метр мәйдан эшкәртелгән, әлеге максатларга 1,5 миллион сум акча тотылган.

Җәмәгать тәртибен тәэмин итү тагы бер мөһим юнәлеш булып тора. «2025 елда администрациянең иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 3,5 меңнән артык беркетмә төзелде, алар буенча 20 миллион сумга якын штраф салынды. Рейдлар барышында 257 легаль булмаган сәүдә итү һәм өч законсыз кар ташлау очраклары булдырылмый калды.

Машина йөртүчегә карата административ беркетмәләр төзелде, транспорт чарасы махсус стоянкага озатылды», - дип сүзен йомгаклады район администрациясе башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.02.2026
Видеорепортаж
09.02.2026 14:21
2025 елда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 38 ишегалды яңартылган
Барлык яңалыклар