Казан Мэры П.И.Чайковский исемендәге 1-нче номерлы балалар музыка мәктәбендә эш барышын бәяләде, ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь, Алинә Бережная). П.И.Чайковский исемендәге 1-нче номерлы музыка мәктәбендә алып барыла торган капиталь ремонт киләсе елда аның 90 еллыгына төгәлләнәчәк. Юбилей датасына Максим Горький урамындагы бинада тулысынча идәннәр алыштырылачак, диварлар ремонтланачак, фасады төзекләндереләчәк, тарихи баскычлар һәм ишекләр торгызылачак. Төзекләндерү эшләренең барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
«Бу уникаль бина, ул архитектура һәм мәдәният мирасы булып тора. Бу диварлардан күренекле музыкантлар чыккан, димәк, ремонтка якын килү дә тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш», – дип билгеләде Илсур Метшин.
«Мәктәп республиканың барлык балалар музыка мәгарифенә нигез салды, безнең мәктәпне тәмамлаучылар бөтен дөньяга таныш», – дип сөйләде аның директоры Яков Туркенич. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында 4 меңгә якын кеше бар иде, шуларның 600-е – Рөстәм Яхин, Рафаэль Билалов, Алмаз Монасыйпов, София Гобәйдуллина, Ирина Бочкова кебек танылган композиторлар, башкаручылар, мәдәният эшлеклеләре һәм башкалар. 2017 елда мәктәп «50 иң яхшы сәнгать мәктәбе» гомумроссия конкурсында җиңүче булды.
Горький урамы, 22 адресы буенча урнашкан бинада 30 ел капиталь ремонт үткәрелмәгән. Шушы еллар эчендә агач түшәмәләрнең бер өлеше яраксыз хәлгә килгән, түшәм һәм диварлар чатнаган.
Бинада ремонт эшләре август аенда башланган. Кыска гына вакыт эчендә әзерлек эшләренең бер өлеше башкарылган. Аерым алганда, демонтаж эшләре тәмамланган, чокырлар төзелеш чүп-чарыннан чистартылган, түшәмәләрнең агач өрлекләре алыштырылган. Хәзерге вакытта цоколь катта идәннәр салына, электромонтаж эшләре алып барыла.
«Ремонтстройсервис» компаниясе генераль директоры Миңнегәрәй Насыйбуллин сөйләгәнчә, ремонт бинаның тарихи үзенчәлекләрен исәпкә алып башкарыла. «Без өрлекләрне һәм түшәмәләрне алыштырганда, шундый ысул уйлап таптык – түшәмәләрне тулысынча сүтмәдек, ә вакытлыча аскы яктан ныгыттык. Бу гади ысул түгел, әмма ул кәрниз авырлыкларын сакларга мөмкинлек бирә», – дип сөйләде ул.
Шулай ук эшләрне башкарганда бинаның тышкы кыяфәтен һәм бүлмә интерьерын башлангыч кыяфәткә якынрак итү өчен борынгы сызымнар исәпкә алына. Шулай итеп, проект буенча баскыч һәм фасад култыксалары төзекләндереләчәк, ә яңартылган ишекләр һәм идәннәр төзелеш вакытында урнаштырылганнар белән мөмкин кадәр охшаш булачак.
«Киләсе елда мәктәп 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. Без балалар яңартылган музыка йортына килсен өчен барысын да эшләячәкбез, – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Ремонт эшләре вакытында мәктәптә белем бирү процессы туктатылмый, балалар шәһәрнең 12 мәдәният учреждениесе базасында музыка белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр, аерым алганда, Актерлар йортында, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәгендә, Е.А. Боратынский музеенда, Бакый Урманче музеенда, ТР Композиторлар берлегендә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында һәм башкаларда.
Бүгенге көндә музыка мәктәбендә алты яшьтән узган 451 бала белем ала. Укучыларны әзерләү 13 белгечлек буенча 5 бүлектә алып барыла: фортепиано, скрипка, виолончель, баян, аккордеон, думбра, хор җырлавы, саксофон һәм башкалар. Традицион юнәлешләр белән беррәттән, укытуның яңа формалары кертелә, мәсәлән, синтезатор, импровизация, композиция класслары ачыла. «Без академик белем бирәбез, шулай ук инновацияле проектларны да үстерәбез – бездә ирекле музицирование, музыкаль информатика бүлеге бар», –дип сөйләде Яков Туркенич һәм шәһәр башлыгына мәдәният өлкәсенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Эшчәнлегебезне югары бәяләгәнегез һәм ремонтның барышын шәхсән күзәткәнегез өчен рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте Мэрга музыка мәктәбе директоры.
Мәктәпкә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров та килде.