В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Капремонттан соң мәктәпкәчә учреждениенең проект куәте 60 урынга артачак.
Фото: Денис Гордийко
Быел Казанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы 12 балалар бакчасын үз эченә алды. Бу биналар эчендә уңайлы шартлар булдырырга һәм якындагы территорияләрне төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк. «Капиталь ремонттан соң, ата-аналар соравы буенча, без 395 нче номерлы балалар бакчасында ике ясле төркеме һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен бер төркем ачачакбыз. Казанның барлык балалары да мәктәпкәчә белем бирү белән тәэмин ителергә тиеш», – дип ассызыклады И.Метшин.
Серов урамындагы 2,5 мең кв. м мәйданлы 1988 елгы ике катлы кирпеч бинада ремонт эшләре апрель аенда башланган, бүгенге көндә алар 39% ка үтәлгән. Балалар бакчасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Лилия Кирамова Мэрга сөйләвенчә, бинада соңгы елларда бер тапкыр да капиталь ремонт башкарылмаган, шуңа күрә бөтен эш комплексы кирәк булган. Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов шәһәр башлыгына балалар бакчасында мәктәпкәчә учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасы буенча барлык эшләр башкарылуын җиткерде – түбә һәм фасадны ремонтлау, инженерлык челтәрләрен һәм тәрәзәләрне алыштыру, керү төркемнәрен яңарту, диварларны ныгыту. Объектта 60 ка якын эшче эшли, алар демонтаж һәм штукатур эшләрен башкарган, бүлгеләр куйган һәм стеналардагы ярыкларны бетергән. Хәзер алар түбәне һәм фасадны ремонтлауны, идәнне тарттыруны һәм диварларны шпаклевкалауны төгәллиләр, ә тиздән инженер коммуникацияләрен яңартуга керешәчәкләр.
Илсур Метшинга шулай ук балалар бакчасы биналарының проектларын да күрсәттеләр. Сергей Миронов сүзләренә караганда, концепция нигезендә – экологик дизайн: яшел чәчәкләрнең күп булуы һәм табигый материаллардан файдалану. «Һәр киңлекнең үз тематикасы булачак, ә мәйданнарны без уен зоналары һәм инвентарьны саклау урыннары булдыру өчен максималь рәвештә файдаланырга тырышабыз», – дип ассызыклады район администрациясе башлыгы. Ул балалар бакчасын капремонтлау вакытында үзебезнең төзелеш материаллары кулланылуын, шуңа күрә аларны китерүдә тоткарлыклар булмавын җиткерде.
Шәһәр башлыгы спорт һәм актлар заллары урнашачак бүлмәләрне карап чыкты, дизайнер карарларын югары бәяләде. «Барлык проектлар да үзенчәлекле, якты һәм матур. Агач һәм яшел тоннар яхшы яраша», – диде Мэр. Балалар бакчасы мөдире вазыйфаларын башкаручы билгеләп үткәнчә, барлык проект карарлары да мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре белән килешенә.
Ремонт башланганчы балалар бакчасында алты төркем ачылган, аларга 280 бала йөргән. Бүгенге көндә барлык балалар да районның якын-тирә мәктәпкәчә учреждениеләренә бүленгән. Объектны сентябрь ахырына тапшыру планлаштырыла. «Барлык эшләр дә вакытында бара», – дип билгеләде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, быел шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә капиталь ремонт планлаштырылган: 7 мәктәп һәм 31 азык-төлек блогы яңартылачак.
395 нче номерлы балалар бакчасында шулай ук Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов та булдылар.