Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2019, 17:15

И.Метшин: «Парклардагы мәйданчыклар балаларның игътибарын эшче белгечлекләргә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк»

Казан паркларында һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыру көннәрендә махсус тематик программа әзерләнгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Алинә Бережная). Казан паркларында һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыру көннәрендә махсус тематик программа әзерләнгән. Кунакларны чемпионат дисциплиналары буенча мастер-класслар, дөнья халыкларының кухня ризыклары, шулай ук ярышларны ачу һәм ябу тантаналарының трансляциясе көтә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Марат Закиров сөйләде.

Горки-Әмәт урманы WorldSkills чемпионаты белән танышу өчен үзәк мәйданчык була, анда чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналарын күрергә мөмкин булачак. Моннан тыш, 22-27 августта паркка килүчеләр өчен концертлар, диджей-сет, лекторий, кинокуелышлар һәм мастер-класслар оештырылачак.

Горький паркы чемпионат көннәренә багышланган тагын бер мәйданчык булачак, биредә төп басым илләрнең дуслыгы һәм интернациональлеккә ясалачак. «Шәһәр халкын һәм туристларны төрле илләр һәм кыйтгаларның мәдәният үзенчәлекләре белән танышу көтә. 23-26 август көннәрендә паркның зур газонында чемпионат дисциплиналары буенча остаханәләр, аш-су мастер-класслары зонасы, шулай ук фудкорт эшләячәк, анда төрле ил кухнялары тәкъдим ителәчәк. Болар барысы да концерт программасы, җирле артистлар һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барачак», - дип сөйләде М.Закиров.

Чемпионат көннәрендә Кабан күле яр буенда да күңелсез булмас. Өченче мәйданчык концепциясе мәдәни кодка һәм хәзерге Татарстан символларына багышланган. 23-25 август көннәрендә биредә Казан музыкантлары чыгыш ясаячак, шулай ук «Угол» театры, Кәрим Тинчурин һәм Галиәсгар Камал театрлары үз спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, яр буенда Татарстан режиссерларының кичке кинокуелышлары һәм барлык теләүчеләр өчен бушлай экскурсияләр узачак.

Казан Мэры Илсур Метшин WorldSkills узган көннәрдә махсус мәдәни мәйданчыкларның балаларга эшче белгечлекләр турында яхшырак белү мөмкинлеген бирәчәген билгеләп үтте. «Универсиаданы, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын, футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру форматы фан-фестлар булуны күздә тотты. WorldSkills мондый мәйданчыкларның мәҗбүри булуын күздә тотмауга карамастан, без бу традицияне дәвам иттек. Мәйданчыклар балаларның игътибарын эшче белгечлекләргә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. WorldSkills үткәннән соң эшче белгечлекләр белән кызыксыну артачак дип уйлыйбыз», - дип шәрехләде И.Метшин.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.07.2019
Видеорепортаж
08.07.2019 14:49
Өч паркта казанлыларны WorldSkills чемпионаты белән таныштырачаклар
Барлык яңалыклар