Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.10.2021, 13:23

И.Метшин: «Казан алдында яңа бурыч – цифрлаштыру тора»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте, аның барышында 2022 ел Цифрлаштыру елы дип билгеләнде.

Фото: president.tatarstan

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте. Татарстан башлыгы С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган 6-нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының XXV утырышында чыгыш ясады. Ул анда киләсе елның республикада Цифрлаштыру елы булачагын хәбәр итте. Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Шәһәр башлыгы Татарстан Президенты үзенең Юлламасында республика өчен амбициоз планнар билгеләде, дип ассызыклады.

«Татарстан Президенты Юлламасы – республика һәм башкала тормышында һәрвакыт әһәмиятле вакыйга, без нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләсе елга юнәлешләр алабыз. Президент билгеләп үткәнчә, илдә тиңе булмаган барлык программалар да эшли – социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау, «Безнең ишегалды» программасы, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, торак, юллар төзү һәм ремонтлау. Барлык бу программалар да дәвам итәчәк», – дип билгеләде Илсур Метшин.

Казан Мэры ТР Президенты җитәкчелегендә республика һәм аның башкаласы яңа бурычларны хәл итәргә әзер булуын ассызыклады. «Татарстан һәм Казан алдында яңа чакыру тора – цифрлаштыру, бу иртәгесе көн, бик күп ресурслар таләп ителә, барыннан да элек, белгечләр, чаралар кирәк, – дип ассызыклады ул. – Технологияләр бүген кешеләрнең тормыш сыйфатын башка дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә. Без яңа планнарны ишеттек һәм президент җитәкчелегендә аларны гамәлгә ашырырга әзер».

Республика Президенты, җыелучылар алдында чыгыш ясаганда, 2021 елда, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле кыенлыкларга карамастан, Татарстан социаль-икътисади үсешен дәвам итте, дип ассызыклады. «Без яңа шартларда яшәргә һәм эшләргә өйрәндек. Республика инвестицияләр җәлеп итә торган төбәк булып кала бирә. Бездә төрле өлкәләрдә масштаблы амбициоз проектлар гамәлгә ашырыла, зур форумнар һәм спорт ярышлары уза. Бүген Татарстан – яшәү һәм эшләү өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Президенты билгеләп үткәнчә, төбәк өчен элеккечә үк өстенлекле максат булып тормыш сыйфатын күтәрү тора: яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру, гражданнарның реаль керемнәрен арттыру, торак белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсе мөмкинлекләреннән һәркемнең файдалана алуы, экологиядә уңай вазгыять булдыру. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу юнәлештә республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында зур эш алып барыла. Шулай итеп, агымдагы елда гына да 1,2 мең социаль әһәмияткә ия объект төзелде, тагын 3,5 меңе төзекләндерелде.

Без күпфатирлы йортлар, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, юл-транспорт инфраструктурасы объектлары төзү һәм төзекләндерү кебек һәм башка шундый әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыруны һичшиксез дәвам иттерәчәкбез, – дип ассызыклады ТР Президенты. – Шәһәр мохитен үстерү өлкәсендә моңарчы күрелмәгән, тиңдәшсез тәҗрибәбез бар. Төзекләндерелгән, уңайлы парклар, елга ярлары һәм шәһәр бакчалары яше-карты теләп, яратып йөри торган ял урынына әверелә бара.

Шулай ук республикада «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Якындагы 5 елда күп фатирлы йортларның барлык ишегаллары тәртипкә китереләчәк. Шуның белән бергә торак-коммуналь хуҗалык тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфат дәрәҗәсе, су белән тәэмин итү, җәмәгать транспортының эше, юлларның сыйфаты, юлларны һәм тротуарларны чистарту, эре шәһәрләрдә яңгыр канализацияләрен төзекләндерү, шәһәр һәм шәһәр яны бистәләрен үстерү, чүп-чар чыгару, медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре дә хәл ителәчәк. «Эштәге кимчелекләрне, мөмкин булган барлык чараларны күреп, тиз арада хәл итү – хакимият органнарының бурычы», – дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты катнашучыларга.

Перспективалар турында сөйләгәндә, Р.Миңнеханов республикада киләчәктә дә белем бирү инфраструктурасы үсәчәк, аерым алганда, республика мәктәпләрендә Wi-Fi нокталары барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта мәктәп укучыларының цифрлы нигездә эшли торган җайланмалардан файдалану күнекмәләрен үстерергә кирәк. Алар кибер-киңлекләрне үзләштерүдә хәтәр хәлләргә юлыкмаслык, алдакчы затларның «кармагына» капмаслык, кибер-буллингка бирешмәслек, мәгълүматларның яшеренлеге ни икәнен аңларлык булсын, дип билгеләп үтте республика Президенты.

Р.Миңнеханов үз чыгышында мәгариф системасында кадрлар җитмәүгә аерым игътибар юнәлтте. «Ел саен югары уку йортларын тәмамлап чыгучы 4 мең яшь белгечнең нибары өчтән бере генә балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә эшкә килә. Соңгы 3 ел эчендә генә дә, өч ел да эшләмичә, 600 яшь укытучы мәгариф системасыннан китте», – диде ул һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, муниципаль берәмлекләр башлыкларына әлеге мәсьәләне контрольгә алуны йөкләде. Шулай ук Президент Хөкүмәткә алдагы 5 елга Татарстанның фән-мәгариф комплексын үстерүгә юнәлтелгән дәүләт программасын эшләргә кушты.

Республика башлыгы Юлламасында күтәрелгән тагын бер актуаль мәсьәлә – мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү. «Казанда һәм Пермьдә булган фаҗигале вакыйгалар һәр ата-ананың йөрәген әрнетте. Без мәктәп биналарында сак хезмәтен тәэмин итү өчен өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул иттек инде. Объектларны террордан саклау стандартларын кертү мәсьәләләрен профильле федераль органнар белән бергәләп эшләргә кирәк», – дип ассызыклады Р.Миңнеханов һәм, гомумән алганда, укытучылар һәм укучыларның барлык мөрәҗәгатьләрен игътибарга алып, тиз арада чаралар күрергә, үсмерләр җинаятьчелеген булдырмау өчен актив эшләргә кирәк, дип өстәде.

Санитар-эпидемиологик вәзгыять темасына кагылып, республика Президенты билгеләп үткәнчә, кыска вакыт эчендә Татарстанда медицина хезмәткәрләрен туплап, медицина ярдәме күрсәтүнең яңа системасы булдырылган. Шул ук вакытта быел илебез Хөкүмәте йогышлы куркыныч авыруларга каршы көрәшү өчен 2 млрд сум бүлеп биргән. Казан «Санитар калкан» федераль проекты гамәлгә ашырылачак 9 зур шәһәр исемлегенә кертелде: бездә ПЦР-үзәкләр ачылачак, чик аша уздыру пунктлары – «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында санитар күзәтчелек көчәйтеләчәк. «Бик аз вакыт эчендә бар эшләрне башкарырга һәм йогышлы куркыныч чирләр һәм вирусларның  таралуын туктатырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына диспансерлау вакытында җентекле тикшерүләр уздыру, авыруларны кисәтү һәм санаторий учреждениеләрендә тернәкләндерү программаларын киңәйтү шарт.  Йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм яман шешләрне кисәтүгә аерым зур игътибар бирергә кирәк.

Илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган өстәмә түләүләр балалы гаиләләргә зур ярдәм күрсәтә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Күптән түгел илебез Президенты Владимир Владимирович Путин Указы нигезендә Әтиләр көне гамәлгә куелды. «Шуңа өстәмә буларак, гаиләнең һәм ата-ана хезмәтенең абруен күтәрү максатында Татарстанда яңа дәүләт бүләге – «Родительская доблесть – Ата-ана фидакарьлеге» медален гамәлгә кую турында карар кабул ителде», – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук республика башлыгы үз чыгышында цифрлаштыру, аерым алганда, Казан үзәгендә IT-квартал формалаштыру, экология, авыл хуҗалыгы, спорт, төзелеш һәм башка темаларга да кагылды. ТР Президенты юлламасының тулы текстын сылтама буенча укырга мөмкин.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Видеорепортаж
08.10.2021 12:28
Барлык яңалыклар