Казан Мэры Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XV съездында чыгыш ясады.
Фото: Денис Гордийко
«Узган ел безнең күпләр өчен чын стресс-тест булды, профяраклыкка җитди тикшерү булды. Әмма бүген инде пандемия безне сындырмады дип ышанып әйтергә була. Катлаулы чорга карамастан, Казанда бер генә үсеш программасы да туктатылмады. Быелгы тел белән әйткәндә, авырлыкларга каршы антитәнчекләр бездә барлыкка килде инде, бу моңарчы күрелмәгән вәзгыятьтә халкыбызны яклау һәм икътисадыбызны яклау өчен оператив карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирде», – диде И.Метшин.
Казан икътисады өчен федераль һәм республика программалары зур ярдәм булды, дип билгеләп үтте И.Метшин. Төзелеш өлкәсендәге эшләр күләме 10 айда 27,6 млрд. сум тәшкил итте, бу узган елгы дәрәҗәдән 13 процентка артык. Моннан тыш, быел Казанда юл төзекләндерү һәм төзелеш программаларын гамәлгә ашыруга 14 млрд сумнан артык финанслар бүленгән. «Барлык казанлылар исеменнән моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт әйтәсе килә. Бу безгә урам-юл челтәренең 83%-ын норматив хәлгә китерергә һәм стратегик мөһим шәһәр магистральләрен төзү һәм проектлау белән параллель рәвештә алып барырга мөмкинлек бирде», – диде Казан шәһәр башлыгы.
Шулай итеп, Зур Казан боҗрасының яңа участогын төзү ел проекты булды. Халык арасында «Безнең ишегалды» программасы һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерүне дәвам итү зур уңай тәэсир калдырды.
Казан Мэры шәһәрдә пандемиягә каршы көрәш һәм халыкны яклау кысаларында күрелгән чаралар турында җентекләп сөйләде. Ул барлык предприятиеләргә, оешмаларга, шәһәрдә яшәүчеләргә, медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген саклау һәм икътисадның тотрыклылыгын саклау максатларында бердәмлек, үзара ярдәмчеллек һәм дисциплина күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, авырлыклар бу елның әһәмиятле вакыйгаларын лаеклы билгеләп үтәргә комачауламаган. «2020 ел Казан тарихына Бөек җиңүнең юбилее буларак кереп калачак. 8 меңнән артык Казан ветераны, тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучылар истәлекле медальләр, бүләкләр һәм түләүләр алды. Бөек Ватан сугышы ветераннары яши торган йортларга килү юллары ремонтланды һәм төзекләндерелде. Иганәчеләр хисабына аларның фатирларына капиталь ремонт ясалды. Без һәр ветеран сүздә генә түгел, ә гамәлдә җылылык һәм кайгыртучанлык тойсын өчен барысын да эшләргә тырыштык», – дип ассызыклады И.Метшин.
Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү, сугыш елларында халыкның фидакарьлеге, Казан предприятиеләренең Җиңүгә керткән зур өлеше өчен бөтен Россиядән 2,4 млн граждан тавыш бирде, дип искә төшерде Казан башлыгы.
Казан быел тагын бер датаны – ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтте. «Казанлылар үз республикасы, аның динамик үсеше, алдынгы проектлары белән горурлана. Без барыбыз бергә барлык кыенлыкларны җиңеп, иң югары максатларга ирешүебезгә ышанабыз һәм беләбез», – диде Казан Мэры.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, килеп туган сорауларга җавап буларак, муниципаль берәмлекләр республика үзәге белән берлектә коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору, мохтаҗ гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм пандемиянең республиканың социаль-икътисадый үсешенә йогынтысын минимальләштерү чаралары комплексын гамәлгә ашырдылар. «Бу эш кысаларында федераль үзәк һәм республика тарафыннан моңарчы күрелмәгән чаралар күрелде. Әлбәттә, сәламәтлек саклау системасына, Роспотребнадзор, социаль хезмәтләр һәм хокук саклау органнарына аерым йөкләнеш йөкләнгән. Нәкъ менә алар алдынгы линиядә пандемиянең тискәре чагылышларына каршы көрәш алып баралар», – дип билгеләде төбәк башлыгы. Әйтик, пандемия чорында Казанда табибларга, кече һәм урта бизнеска, гражданнарны эпидемиологик һәм финанс яклауга аерым игътибар бирелде.
«Пандемия аркасында икътисад катлаулы хәлдә калды. Татарстан искәрмә булмады, гәрчә ныклык запасы тискәре моментларны киметергә мөмкинлек бирсә дә, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Пандемия шартларында республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен чаралар планы расланды, ул кече һәм урта эшмәкәрлеккә өстәмә стимул бирүне, беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүне һәм халыкка ярдәм күрсәтүне күздә тота. Бу бурычларны уңышлы гамәлгә ашыру күп очракта җирле үзидарә җаваплылыгында». Республика башлыгы ТР муниципаль берәмлекләре җитәкчеләренә үз эшендә алдынгы тәҗрибәләрне кулланырга һәм бизнеска ярдәм итү буенча федераль һәм республика чараларының барлык мөмкинлекләрен гамәлгә ашырырга кушты.
«2021 елда актив эшләүче бер генә эшкуарны да югалтмас өчен, муниципалитет потенциалын файдаланып, гомумдәүләт программаларына таянып, аңа ярдәм итәргә кирәк», – дип ассызыклады ТР Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты әгъзасы, Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы президенты Виктор Кидяев съездда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп болай диде: «Хәзер сез пандемия белән бик яхшы эшлисез. Күренеп тора. Без субъектларның эшенә караган вакытта, сезгә зур кисәтүләр юк. Бу кешеләр белән ике яклы аралашу турында сөйли».
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, алда – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Безнең уртак тырышлыгыбыз милләтара һәм регионара тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итү өчен мөһим. Барлык конструктив сәяси чараларны берләштерү мөһим. Максатыбыз бер – ил үсешен, гражданнарның иминлеге үсешен тәэмин итү», – диде Р.Миңнеханов.
«Муниципаль хакимиятнең тырышлыгы бүген халык, гражданнарның тышкы бергәлекләре белән диалогны алга таба ныгытуга, халыкның аз тәэмин ителгән катламнарына оператив җавап бирүгә, икътисадны, кече һәм урта бизнес субъектларын үстерүне стимуллаштыруга юнәлтелергә тиеш. Әлбәттә, коронавирус пандемиясе белән көрәш чаралары актуаль булып кала. Роспотребнадзорның санитар таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны дәвам итәргә кирәк, – дип йомгаклады республика башлыгы.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары, Казанның район администрацияләре башлыклары һәм шәһәр башкарма комитетының структур бүлекчәләре вәкилләре катнашты.