Кичә Татарстан Рәисен һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлаулар узды. Беренчел мәгълүматларга караганда, ТР Рәисе сайлауларында Казан буенча сайлаучыларның килүе 56% тан бераз артыграк тәшкил иткән. ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда 84,5% җыйган.
Тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләрен бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин игълан итте. Ул искәрткәнчә, Казанда 464 сайлау участогы эшләгән. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, тавыш бирү барышында хокук бозулар теркәлмәгән. «Сайлаулар көтелмәгән очракларсыз, тыныч һәм уңайлы мохиттә узды», - диде Илсур Метшин.
Ул тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләрен китерде. ТР рәисе сайлауларында республиканың хәзерге башлыгы Рөстәм Миңнеханов Казанда 84,5% җыйган. «КПРФ» партиясеннән кандидат Хафиз Миргалимов – 6%, «ЛДПР» партиясеннән Руслан Йосыпов 5,5% җыйды.
Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауларның беренчел нәтиҗәләре буенча партия исемлекләре буенча «Бердәм Россия» – 69,9%, КПРФ – 13%, «Гадел Россия» – 6,76%, «ЛДПР» – 5,25%, «Яңа кешеләр» 3,62% җыйган.
Казан шәһәре Думасының бер мандатлы округлары буенча иң күп тавышны «Бердәм Россия»дән тәкъдим ителгән кандидатлар җыйды – алар 18 мандат алды, берәр мандатны «Яңа кешеләр» һәм «ЛДПР» партиясеннән кандидатлар алды, биш үз-үзен тәкъдим итүче.
Казан мэры сайлауларны үткәрүне тәэмин итүчеләргә аерым рәхмәт белдерде. «Гаять зур команда сайлаулар уңайлы һәм закон нигезендә үтсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләде. Сайлау кампаниясен оештыруда катнашкан һәркемгә – сайлау участоклары эшләгән мәктәп һәм башка социаль учреждениеләр коллективларына рәхмәт. Шулай ук участокларда кизү торган һәм куркынычсызлыкны тәэмин иткән көч һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм. Участокларда чисталык, ярминкәләр һәм мәдәни чаралар оештыру өчен җаваплы булганнарга аерым рәхмәт. Барысы да үзләрен җаваплы күрсәттеләр», – диде Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, сайлаучыларның күбесе бөтен гаиләләре белән тавыш бирергә килгән.
Шулай ук эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, «Казан» Гаилә үзәге янындагы «Гаилә белән сайлыйбыз» гаилә фестиваленә металл эзләгеч кысалары аша Казанда һәм республикада яшәүче 115 мең кеше
узган .