Казан Мэры паркларны карап тотуга финанслауны гына көтәргә түгел, акча эшли белергә кирәк, дип белдерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Җәмәгать киңлекләренә йөрүче шәһәрлеләр саны аларның кирәклеге турында сөйли, диде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин. Ул аларда вакыйгалар программасын үстерүне дәвам итәргә һәм паркларны финанслау моделен камилләштерегә кушты.
Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров җәйге сезон нәтиҗәләре һәм кышкы сезонга куелган бурычлар турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, җәен җәмәгать киңлекләрендә бар мәдәни, спорт һәм мәгариф чаралары урын алды. Өлкән яшьтәгеләр өчен “Жизнелюб” проекты эшли, яшьләр өчен пракларда “төнге тормыш” дәвам итә. Кышын да программа бай булачак. “Паркларда кыш” программасы 18 җәмәгать киңлегендә узачак.
“Тулаем алганда, дирекция яхшы эшли. Саннар үзләре турында үзләре сөйли. Кайбер паркларда атнага 30 чара уза. Шәһәрлеләр аларда актив катнаша. Болар барысы да мөһим. Без бу эшне дәвам итәргә тиешбез”, – диде И.Метшин.
“Җәйге сезон нәтиҗәләре буенча әйтә алабыз, оештыручыларда паркларга ихтыяҗ бар. Җәен парклар һәм скверлар территориясендә 80-гә якын реклама акцияясе уздырылды”. – диде М.Закиров. җәйге сезон эчендә дирекция 4,3 млн сум эшләде. Аларның 50% дирекцияне карап тоту өчен файдаланды, 30% дирекция чаралары өчен тотылды, 20% инфраструктураны төзекләндерү өчен тотылган.
Ачык мәйданчыклар эшмәкәрләр арасында кызыксыну уята. 12 нобрьдән кышкы вакытта прокат пунктларын урнаштыру өчен аукционнар башлана.
“Эшләгән акчалар гына территорияне тулысынча контрольдә тоту өчен җитми”, - диде Марат Закиров. Ул хәбәр иткәнчә, 180 га артык мәйданлы 15 паркны карап тоту өчен 23 млн сум бүленә. “Хисаплаулар буенча, безгә елына 80 млн сум кирәк”, - диде ул.
“Парклар һәм скверлар дирекциясе – Башкарма комитетның яшь структурасы. Ул эшләгән тәҗрибә – уникаль. Безнең муниципалитет өчен ул хәл иткән бурычлар – яңа. Без аларны Россиядәге хезмәттәшләребездән күчереп ала алмыйбыз. Бердән-бер мисал – Мәскәү. Аның финанслау чыганагы белән без тиңләшә алмыйбыз. Биредә ике юнәлештә эшләргә кирәк: финанслау күләме өчен көрәшергә һәм үзебезгә акча эшләргә. Сезонлы сәүдә белән генә паркларны карап тота алмыйбыз, яңа формалар табарга кирәк”, - диде Мэр.