Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.09.2025, 14:01

И.Метшин: «Ата-аналарга яшүсмерләр клубларында ачык ишекләр көнен калдырып үтмәскә киңәш итәбез»

6 сентябрьдә клубларда ачык ишекләр көнендә ошаган түгәрәкне яки секцияне сайларга мөмкин булачак

Бу атнада, 6 сентябрьдә, Казанның барлык яшүсмерләр клубларында бердәм ачык ишекләр көне узачак. Бу көнне һәркем үзенә ошаган түгәрәккә яки секциягә языла ала. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бүген Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай 110 мең бала шөгыльләнә. «Безнең үсеш өчен мөмкинлекләребез бар, һәм күбрәк балаларның яшьләр клубларына һәм спорт секцияләренә кушылуын телибез», — диде ул.

«Өстәмә күнекмәләр һәм мөмкинлекләр балаларга үз сәләтләрен ачарга ярдәм итәчәк һәм киләчәктә кирәк булачак. Шуңа күрә әти-әниләргә яшүсмерләр клубларында ачык ишекләр көнен калдырып үтмәскә киңәш итәбез», — дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.

Бердәм ачык ишекләр көне гадәти вакыйгага әверелде, ул Казан яшьләренә «Яшүсмер» яшьләр клубларының мөмкинлекләре һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек бирә. Анда яшь казанлылар өчен мастер-класслар, интерактив программалар, шулай ук белгечләр белән очрашулар уздырылачак.

«Яңа технологияләр һәм яшьләргә уңайлы булуы – клубларның уңышлы эшләвенең төп факторлары. Без яңа сезон Казанның барлык балалары өчен тагын да яктырак, кызыклырак һәм файдалырак булыр дип өметләнәбез», – дип йомгаклады Алия Заһидуллина.

Чара барлык клублар базасында 14:00 тән 19:00 га кадәр узачак.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.09.2025
Видеорепортаж
01.09.2025 14:36
6 сентябрьдә яшүсмерләр клубларында ачык ишекләр көне узачак
Барлык яңалыклар