Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.02.2026, 13:39

И.Метшин QR-код буенча метрода йөрү өчен түләү турында: «Яңа технологияләр кертелә, әмма бу модага иярү түгел»

Казан метросында QR-кодларны кертү жетоннар кулланудан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк – елына туристлар шәһәрдән 7 млн сумлык жетоннар алып китә

Фото: Денис Гордийко

Казан метросында якын киләчәктә юл жетоннарыннан тулысынча баш тартачаклар. Бу QR-код буенча түләү системасын кертү һәм тотрыклы мобиль элемтә һәм Интернетка керү мөмкинлеген тәэмин итү нәтиҗәсендә мөмкин булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе директоры Айдар Абдулхаков хәбәр итте.

«Яңа технологияләр кертелә, әмма бу модага иярү түгел. Быел безгә хәтта тоннельләрдә дә яхшы Интернет тәэмин итәргә һәм QR-кодлар буенча түләүне кертергә вәгъдә итәләр. Бездә туристлар шәһәрдән 7 млн сумлык жетоннар алып китә, шул рәвешле без жетоннардан баш тартачакбыз», – дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин.

Докладчы билгеләп үткәнчә, быел «Метроэлектротранс» МУП өч кертемле килешүне гамәлгә ашыра башлаячак, шуның нәтиҗәсендә Казан метросында киләчәктә тотрыклы мобиль элемтә һәм Интернетка керү булачак, ә турникетларны яңарту, QR-кодлар технологиясен кертеп, жетоннар кулланудан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Kazan Digital Week Халыкара форумы кысаларында «Метроэлеткротранс» МУПсе шәһәрнең транспорт системасына цифрлы технологияләр кертү турында берничә килешү имзалады. «МТС» кәрәзле элемтә операторы белән метрополитенның бөтен территориясендә мобиль элемтәне тотрыклы каплауны тәэмин итү буенча уртак эш алып барылачак.

«Яндекс» компаниясе белән хезмәттәшлек, iOS һәм Android смартфоннарында «Яндекс Go» кушымтасын кулланып, QR-код һәм Bluetooth тамгасы белән түләү технологиясен кертеп, турникетларны яңартуны күздә тота.

Сбербанк белән килешү «Тукай мәйданы» метро станциясе вестибюльләренең берсендә акыллы турникетлар кертүне күздә тота. Мондый карар станциянең үткәрү сәләтен 50% ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.02.2026
Видеорепортаж
16.02.2026 13:05
«Метроэлектротранс» узган ел кондукторсыз түләү системасында 371 млн сумнан артык акчаны янга калдырган
Барлык яңалыклар